22 сентябрьдә Русия хөкүмәте президентка Милли азчылыкларны яклау (кыса) конвенциясеннән чыгу тәкъдиме ясау турында карар кабул итте. Бу — Европа шурасының төп документларының берсе. 2022 елның мартында Европа шурасы Украинада сугыш башлану сәбәпле Русияне конвенциядән чыгарды. Русия әлеге килешүне 1996 елда имзалаган иде. Аны гамәлдән чыгару өчен Владимир Путинга хөкүмәт тәкъдимен Русия думасына кертергә һәм депутатларның хуплавын алырга кирәк.
"Idel.Реалии" әлеге конвенция хакында Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин белән сөйләште. Ни өчен Русия аны гамәлдән чыгарырга тели һәм бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
— Бу конвенциядә нәрсә хакында язылган? Ни өчен ул мөһим документ санала?
— Милли азчылыкларны яклау турындагы конвенция — Европа шурасы кысаларында гамәлдә булган конвенцияләрнең берсе. Европа шурасы проект әзерләде, ул расланды һәм имзалау, ратификация һәм имплементациягә тәкъдим ителде. 1995 елда конвенция 22 дәүләт — шура әгъзалары тарафыннан имазаланды. 1998 елда ул үз көченә керде.
Бу Русиянең гомумевропа хокукый кырыннан символик рәвештә чыгуын күрсәтә
Документның эчтәлегенә килгәндә, аның мәгънәсе "кыса" сүзеннән гыйбарәт, инглизчәсе — framework. Конвенция дәүләтләрнең милли азчылык мәсьәләсенә бәйле алып барган сәясәтенә халыкара-хокукый кысалар билгели. Документның башында язылганча, Европа тарихында тетрәндергеч сәхифәләр булган, шуңа да азчылыкны яклау континентның тыныч һәм демократик үсеше өчен кирәкле шарт булып тора.
Конвенциядә урын алган принциплар аны имзалаган дәүләтләр тарафыннан кануннар кабул иткән һәм кулланган вакытта исәпкә алынырга тиеш. Ул аңлатма рәвешендә язылган: дискриминацияләүне һәм көчләп ассимиляцияләүне тыю, дин иреге, туган телне куллану һәм өйрәнү иреге һәм башкалар.
— Ни өчен Русия бу конвенциядән баш тартырга булды?
— Хәзер Русия максатчан төстә халыкара килешүләрдән котылырга тели дигән хис кала. Бу аның иреген чикли иде. Русия хакимияте өчен бер принципиаль әйбер бар — алар без тулысынча ирекле төстә эш итәбез, янәсе читтән тагылган халыкара документлар нигезендә түгел, ә Русия Конституциясе нигезендә идарә итәбез дип горурланып әйтергә тели.
Хәзер Русия тышкы эшләр министрлыгының хокукый департаменты күп кенә халыкара актларны гамәлдән чыгарырга әзерләнә дип уйлыйм. Чөнки Русия мөстәкыйль төстә карар кабул итәр өчен үзен җитәрлек дәрәҗәдә акыллы һәм компетентлы дип саный. Салым мәсьәләсендә булсынмы, финансмы… Күрәсең, хәзер милли азчылыклар мәсьәләсендә дә шулай дип фикер йөртә.
— Бу урыс булмаган халыкларның тормышында һәм хокукый хәлендә чагылыш табачакмы?
— Конвенциядән баш тарту белән Русиядә милли азчылыкларны системлы төстә изә башларлар дип уйламыйм. Дөресрәге, бу инде болай да юридик нормаларга күз йомып эшләнә иде. Конвенциядән чыгу үзе генә сәясәттә җитди үзгәрешләр башланыр өчен җитәрлек нигез түгел. Аның мәгънәсе башкада — бу Русиянең гомумевропа хокукый кырыннан символик рәвештә чыгуын күрсәтә, ул 1990нчы елларның икенче яртысыннан бирле анда иде.
Бу системда милли һәм хәтта территориаль мохтариятләргә дә урын юк
Русия, конвенция булу-булуга карамастан, милли азчылыкларга һәм алар яшәгән төбәкләргә карата җәбер-золым сәясәтен дәвам итәчәк. Бу Русия өчен динамик процесс. Бүгенге диктатура шартларында үзәкләштерүне һәм төбәкләрнең үзидарәсен бетерүне туктата торган институтлар һәм башка төрле юллар юк. Телләрне һәм мәдәниятне саклау проблемы турында әйтеп тә торасы юк.
Бездә Татарстан мисалы бар. Аның "пиарлашкан" мөстәкыйльлегеннән җирле элитаның икътисади активларның бер өлешен контроль итә алуы гына калды. Башка яктан ул башка милли республикалардан әллә ни аерылмый. Русиядә үзгәртелгән конституция нигезендә бердәм җәмәгать хакимияте системы булдырылды. Бу системда милли һәм хәтта территориаль мохтариятләргә дә урын юк.
Шуңа күрә, конвенциядән чыгу үзе генә нидер үзгәртә алмас. Бу бары тик русияләрнең, шул исәптән урыс булмаган халыкларның да, халыкара хокукый яклануы кимегәнен раслый. Бу яктан караганда, хакимиятнең әлеге карары кызганыч.
— Русияне асаба халыкларның һәм башка азчылыкларның хокукларын якларга мәҗбүр итүче башка документлар бармы? Гомумән, үтәләме алар?
— Бу конвенция — Европа шурасы системында төп документ санала. Башка оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән халыкара килешүләр, декларацияләр һәм конвенцияләр дә бар. Мәсәлән, Дөнья кеше хокуклары декларациясе, Берләшкән милләтләр оешмасының (БМО) низамнәмәсе бар. Халыкара хокукта милли азчылыклар дискриминациягә һәм дәүләт көчләвенә дучар ителергә тиеш түгел һәм ким дигәндә күпчелекне тәшкил иткән милләт кебек, ә бәлки күбрәк тә өстенлекләргә ия булырга тиеш, дигән консенсус бар.
Өстәвенә, халыкара хокуклар халыкларның үзбилгеләнү хокукын күз уңында тота. Ул БМО низамнамәсендә беркетерлгән. 1945 елда кабул ителгән документ Совет берлеге тарафыннан имзаланган һәм ратификацияләнгән, алай гына түгел, бу документ совет делегатлары катнашында әзерләнгән. Әлеге килешүне имзалаган барлык илләр дә аның маддәләрен үтәргә тиеш, һәм бу башка халыкара килешүләрдән өстенрәк торучы йөкләмә санала.
Русия милләтләренең киләчәге куркыныч булып күренә
Русия — СССРның варисы, әмма ул БМО низамнамәсенең нигез принципларын күп тапкыр бозды. Теләсә-кайсы тармакка карагыз: азчылыкларның телен өйрәнү мөмкинлеген җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итүдән башлап үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыруга кадәр. Барысында да низамнамәне бозулар бар.
Кызганыч, бу бигрәк тә автократ дәүләтләр өчен сирәк очрый торган хәл түгел. Күрше Азәрбайҗанда халыкара хокуклар инкяр ителүнең тагын да радикальрәк формасын күзәтергә була. Анда Таулы Карабахта яшәүче әрмәннәрнең үзбилгеләнү хокукы кире кагыла (Азәрбайҗан ягы исә 1990нчы елларда Әрмәнстан ярдәме белән бозылган илнең территориаль бөтенлеген торгызуы турында белдерә. Рәсми Баку карабах әрмәннәренә азәрбайҗан җәмгыятенә интеграция һәм милли азчылык буларак хокукларын якларга вәгъдә итә — ред.)
Русия халыкара килешүләрдән баш тартып кыргыйлана бара һәм барлык өлкәләрдә дә кеше хокукларын, шул исәптән милли хокукларны да катгый рәвештә бозуга таба юл ала. Бу — кызганыч тенденция. Русия милләтләренең киләчәге куркыныч булып күренә.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
Форум