Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Украинага 2,5 млрд долларлык яңа ярдәм турында игълан итте


Джо Байден
Джо Байден

Ярдәмгә һава һөҗүменнән саклану системнары, артиллерия снарядлары һәм башка мөһим кораллар керә, алар арасында ашыгыч рәвештә бирелергә тиешләре дә, киләчәктә биреләчәкләре дә бар.

АКШ президенты Джо Байден Украинага 2,5 миллиард долларлык яңа хәрби ярдәм җыелмасы бүлеп бирү турында игълан итте. Ярдәмгә һава һөҗүменнән саклану системнары, артиллерия снарядлары һәм башка мөһим кораллар керә, алар арасында ашыгыч рәвештә бирелергә тиешләре дә, киләчәктә биреләчәкләре дә бар, диелә Ак йорт сайтындагы белдерүдә.

Бүлеп бирелгән ярдәмнең яртысы Пентагон кул астындагы кораллар булачак.

Шулай ук ярдәм җыелмасына Украина иминлегенә булышу инициативасы програмы (USAI) кысаларындагы ярдәм дә керә. Бу програмга ярашлы АКШ саклану министрлыгы әзер корал бирми, ә корал җитештерүгә контракт төзи.

USAI кысаларында Киевка корал бирүгә айлар һәм еллар китәргә мөмкин. Ак йорт хәбәрендә әйтелгәнчә, бу - әлеге програм нигезендә бирелердәй соңгы акчалар.

Вашингтонның Киевка үз эченә һава һөҗүменнән саклану системнарын да алган тагын бер корал җыелмасы бүлеп бирәчәге турында узган атнада Ак йортның дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби хәбәр иткән иде. Коралларның бер өлеше Украина кораллы көчләренең Курскидагы хәрби бүлекчәләренә ярдәмгә китәчәк, дип искәртте ул.

Элегрәк АКШ дәүләт департаменты президент Джо Байденның 20 гыйнварда булачак Дональд Трамп инаугурациясенә кадәр Киевка ярдәм өчен бүленгән бөтен акчаларны да кулланырга ниятләвен белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG