Русия президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына күрсәтмә биргән: мәктәп укучылары өчен сыйныфтан тыш уку исемлекләренә хәзерге заман авторларының патриотик әсәрләрен дә кертергә кушкан. Бу хакта "Ведомости" яза.
Шулай ук министрлык 2025 елның июленә Русия республикалары дәүләт телләренең бердәм дәреслекләрен әзерләргә тиеш. 2025 елның октябренә кадәр исә урыс теле, әдәбият һәм уку дәресләренең бердәм дәреслекләрен.
Путин урыс теленнән бердәм дәреслекләр булдыруны 2024 елның ноябрендә тәкъдим иткән иде. Дәреслекләрнең эчтәлеге "балансланган, үзара бәйләнгән булырга, шулай ук Русия яшьләренең фикер йөртү үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш", дип белдерде ул.
Моннан тыш, Путин 1 майга кадәр "Русия халыклары телләре" турындагы канунга да үзгәрешләр проекты әзерләргә кушкан. Анда, аерым алганда, Русия халыклары телләренең дәүләт реестры булдыру турында да язылачак.
Былтр 5 ноябрьдә Владимир Путин катнашында Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен саклау шурасы утырышы узды.
Бу киңәшмәдә мәктәпләрдәге "туган тел" дәресенә дә тукталдылар. Мәскәү дәүләт лингвистика университеты доценты, урыс теле белгече Искра Космарская мәктәпләрдә "урыс теле" һәм "туган тел" предметы арасында каршылыклар бар дип белдерде. Урыс төбәгендәге урыс балалары өчен бу "бик сәер күренеш".
— Әгәр дә бала Татарстанда белем алса бу яхшы: аның урыс теле һәм туган теле бар. Ә урыс теле туган тел булган бала ике фән укый: урыс теле һәм туган (урыс) тел, — диде урыс телчесе.
Ул федераль дәүләт стандартларын (ФГОС) яңадан карап, "урыс теле" һәм "туган урыс теле" каршылыгын бетерергә тәкъдим итте.
Владимир Путин аның белән ризалашты:
— Бу мәсьәлә белән җентекләп шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, монда юридик техника бар. Төшенчәләр барлык кешеләр тарафыннан бертөрле аңлашылсын өчен һәм буталчыклык килеп чыкмасын өчен эшләргә кирәк. Мин моның белән килешәм.
Путин әлеге утырышта: "урыс теле — илнең нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрнең берсе", "урыс теле Русия ватандашларының һәммәсе өчен дә туган тел", дип тә белдерде.
Урыс теле шурасының рәисе Елена Ямпольская "урыс теле" һәм "туган тел" арасында каршылык тудырмаска кирәк диде. "Русия — ул Ватан, урыслар — ул туган тел" дигән сүзләрен кабатлады. Моңарчы ул "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип чыгыш ясап җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырган иде.
Шулай да "туган тел" дәресе тирәсендә нинди үзгәрешләр булачагы әйтелмәде.
- 2023 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.
- Дәреслек авторларының берсе - элекке мәдәният министры Владимир Мединский. Яңа дәреслекне идеологияләштерелгән булуы өчен тәнкыйльләделәр. Украинадагы сугыш анда бары тик Кремль күзлегеннән генә яктыртыла. Төньяк Кавказда бу дәреслекне Икенче дөнья сугышы елларында кавказ халыкларын һәм башка халыкларны күпләп сөрүне аклаган өчен тәнкыйтьләделәр.
- Репрессияләнгән халыклар турындагы текст "Алман оккупантларының астыртын булышучылары" ("Пособники [немецких] оккупантов") бүлегенә кертелгән.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәгариф програмына зур үзгәрешләр кертте. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
- Мисал өчен, мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләр кертелде. Мәгариф миниcтрлыгы карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
- Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум