Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган. Алар аны 30 сентябрьдә буласы халык җыенына чакыра.
Авылның җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар һәм шул сәбәпле монда яшәүчеләрне башка урынга күчермәкчеләр. Халык җыенын да шушы мәсьәлә турында сөйләшү өчен үткәрәләр.
Подольскида яшәүчеләр Таналык авыл советы башлыгына һәм Хәйбулла районы башлыгына җыен үткәрәчәкләре турында хәбәр биргән, әмма аларга Подольски авылын күчерү мәсьәләсе "җирле әһәмияткә ия мәсьәлә түгел" дигән җавап килгән.
"Җирле һәм район хакимиятләре халык җыены оештыруны тәэмин итәр хәлдә түгел, ә аны уздыру хокукын Русия Конституциясе һәм башка федераль һәм төбәк кануннары гарантияли. Шуңа Подольски авылы халкы сезне тыныч халык җыенына чакыра", диелә мөрәҗәгатьтә.
- Соңгы вакытта Башкортстанда файдалы казылмалар чыгарулары белән бәйле халык җыеннары еш оештырылды. Хәйбулла районының Подольски авылы белән бәйле низаг быел җәй куера башлады.
- Быел 1 июльдә Подольски халкы җыен уздырды, ул рөхсәтсез булса да, анда 40лап кеше җыелды. Алар җир казылмаларын җитештерү турында ачык сөйләшү юк дип зарланды. Җыен уздырырга рөхсәт бирмәделәр, административ һәм җинаять җаваплылыгы белән янадылар.
- Җыенга дип килгән авыл халкы әйтүенчә, алар ни булып ятуын, үзләрен нишләтергә җыенуларын да белми. Яңа авыл төзелеше һаман да юк, ә аларны күчерү турында сүз алып барыла. Күрәсең, халык үз йортын арзанга гына сатып, кая тели шунда китәр дип көтәләр.
- Августта Подольски авылында яшәүчеләр "Роснедр" башлыгы Евгений Петровка двидеомөрәҗәгать яздырган иде. Алар үзләре яшәгән авыл янында мәгъдән чыгаруны туктатуны таләп итте, башта халык башка урынга күчерелергә тиеш диде. "Төньяк шахтадан мәгъдән таба башлау 2025 елга тәгаенләнгән, ә безнең бер генә йортка да нигез ташы салынмады", - ди алар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум