Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан билгеләнгән сенатор Лилия Гомәрова математика дәресләренә "традицион кыйммәтләр кертергә" куша


Лилия Гомәрова
Лилия Гомәрова

Математика дәресенә "традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр"не ничек кертергә мөмкин булуын да искәртә. Аның фикеренчә, укучылар әти-әни, балалар темасы яктыртылган математик мәсьәләләрне чишә алыр иде.

Мәктәпләрдә хәтта математика дәресләрен укытканда да Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре телгә алынырга тиеш. Бу хакта Федерация шурасының Башкортстаннан билгеләнгән әгъзасы, фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова белдергән.

"Илебезнең дәүләт иминлеге нигезе булып торучы традицияләр, традицион гаилә, өлкәннәрне хөрмәтләү, күпмилләтле мәдәниятебез - болар белем бирү-тәрбия процессына да салынырга тиеш. Һәр бурыч өчен аерым дәреслекләр барлыкка килсен дигән сүз түгел бу. Әмма аларның барысы да кергән булырга тиеш - хәтта математика дәресләренә дә. Мәсьәләнең шартын төрлечә язарга була: безнең традицион гаиләгә таянырга кирәк, әти, әни, балалар булсын, беренче родитель һәм икенче родитель түгел", дигән ул. Аның сүзләрен РБК җиткерә.

Сенатор әйтүенчә, соңгы дистә елларда мәктәптә идеология һәм рухи-әхлакый өлеш турында сүз кузгату ярамаган, әмма хәзер вазгыять үзгәргән һәм мәгариф идеологик булырга тиеш. Балаларны мәктәпкәчә әзерләү дә, фән дә "безнең традицион рухи-әзлакый кыйммәтләребезгә нигезләнергә тиеш" дип искәрткән Гомәрова.

  • Соңгы вакытта Русиядә алып барылган "традицион кыйммәтләр"не яклау һәм аны Көнбатышка каршы кую пропагандасы акрынлап мәгариф өлкәсенә дә үтеп керде.
  • Быел беренче сентябрьдән башлап һуманитар югары уку йортларында"Русия дәүләтчелеге нигезләре" курсы укытыла башлады. Аның максаты мәктәпләрдәге патриотик дәресләрнеке белән бер: "укучыларда Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү". "Вёрстка" басмасы язганча, яңа дәреслектә сәясәт һәм тарих Көнбатышка каршы тору күзлегеннән яктыртыла. Әсбапның авторлары "ультралибераль идеологлар үлем культын" абортлар, эвтаназия һәм веганлык аша тагалар, ди. Бу идеологиягә каршы "традицион кыйммәтләр" — иман, дәүләт, бердәм тарих, белем, мәдәният, шәхес, дөнья, милли йолалар, гаделлек кебек төшенчәләр куела.
  • 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.
  • Яңа канун кабул ителгәннән соң, китап кибетләре һәм маркетплейслар һомосексуаль мәхәббәт турындагы китапларны сатудан ала башлады, видеосервислар сериалларны цензура аша уздыра, ә полиция трансгендер секс-хезмәткәрләрне эзләп табып, аларны мәхкәмәгә бирә. Үз чиратында мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG