Гүзәл Яхина бүген вакытының күп өлешен Казакъстанда уздыра. Ул Алма-Ата шәһәрендә яши. Бу эмиграция түгел, диде ул Азатлыкка. Китүем сугышка каршы позициягә дә бәйле түгел, мин ике шәһәргә яшим дип аңлатты. Әле Мәскәүдә, әле Алма-Атада, диде ул. Ни өчен Казакъстанда яшәргә карар иткәнен әйтми, әмма ул яңа әсәр язу белән бәйле булырга мөмкин. Нинди проекта алынганын да аның әйтәсе килмәде. Ул бары тик Казакъстанны яңадан үзем өчен ачтым, Алма-Ата шәһәре аеруча мин туган шәһәрем - Казанга нык охшаш дип сөйләде. Казан да уймак кына кадәр матур, яшел шәһәр, Алма-Ата да шундый, ди. Казанда да төрле милләт, дин кешеләре үзара тату яши, бер урында татарча да, урысча да сөйләмнәр ишетелә. Алма-Ата шәһәрендә дә нәкъ шулай, дип тасвирлый үзенең хисләрен язучы. Казанда мәчет эргәсендә чиркәү тора ала, бернинди дә каршылык юк, Казакъстан шәһәрләрендә дә шундый ук дустанә мохит, ди ул.
"Мин беркая да китмәдем. Русиядән китмәдем, китәсем дә килмәде, андагы хәлләрне, үзгәрешләрне яңалыклар аша түгел, үз күзләрем белән күрәсем килә. Мәскәү белән Алма-Аты арасында яшим, күп вакытым очкычларда уза. Казанга күптән кайтканым юк, инде ике-өч ел булды бугай, анда кешеләр ни уйлый, ничек кичерәләр бүгенге хәлләрне - белмим. Туганнарым да Казанда яши дип әйтте, әмма 2022 елның 24 февраленнән соң үзара мөнәсәбәтләрне сөйлисем килми", диде ул Азатлыкка.
Гүзәл Яхинаның Прагада китап туенда яңгыраган мөһим фикерләрен туплап сезгә тәкъдим итәбез.
Сугыш һәм Русиядә аны ничек кичерәләр?
— Минем иң курыкканым — ул Русиянең тәмам изоляциядә калуы, бу әле дә коточкыч зур тизлектә бара. Тагын да ныграк була ала ул. Үзем өчен, кеше буларак, ул изоляциягә каршылык күрсәтүем мөһим.
Безнең тормышка 2022 елның 24 феврале зур йогынты ясады. Яшәеш үзгәрде, диләр. Юк, тормыш туктады. Башка яшәеш башланды. Әйе, яшәешнең мәгънәсе югалды кебек, берничә ай шулай дәвам итте, аннары ниндидер элеккеге мәгънәләр кайтты. Без әле коточкыч хәлләрне башыбыздан кичерәбез, чынбарлык тагын да куркынычрак. Нинди әсәрләр? Нигә кирәк ул кайчандыр Совет Берлегендә булган тарихлар дип уйладым. Өч әсәрем дә шул авыр чорны тасвирлый. Әмма соңыннан Совет Берлегендә булган тарихларны ачыклау, аларда казыну никадәр мөһим икәнен аңладым. Безнең халык башыннан кичкән тоталитаризмны өйрәнү, аны аңлау кирәк дип саныйм. Минем өч романым да — "Зөләйха күзләрен ача", "Минем балалар", "Сәмәркандка эшелон" берничә ел элек язылган булса да, аларның актуальлеге югалмады, киресенчә, хәзер мөһимлеге артты.
Әлеге чынбарлык, без кичергән хәлләр — бу Совет Берлеге тарихының дәвамы. Әле күзәткән хәлләр аның соңгы стадиясе дип ышанасы килә. Бүгенге хәлләрнең сәбәпләрен нәкъ шул 100 ел элек булган хәлләрдә эзләргә кирәк. Русия нәкъ шул 100 ел элек барлыкка килгән дәүләт һәм без шул дәүләттә яшибез булып чыкты. Берни үзгәрмәгән. Бу кеше һәм дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрендә ярылып ята. Көчле, бөтен нәрсәне контрольдә тотучы дәүләт һәм хокуксыз, сүз дә дәшә алмаган кечкенә кеше. Бу бәләкәй, хокуксыз кеше турында классик язучылар да язды, әммак бүген бу кечкенә кеше дә ком бөртегенә әйләндерелде.
Кеше һәм дәүләтнең басымы
— Минем әсәрләрдәге каһарманнар да гап-гади кешеләр. Алар бернинди дә хокукка ия булмаучы бичаралар. Мин аларны, яшәешләрен тасвирлап, аңларга тырышам. Алар коточкыч хәлләр кичерә, шул узган авырлыклары аша әсәр каһарманнары олы кешеләргә әйләнә. Ни өчен кешеләр бер сүзсез дәүләт машинасы алдында баш ия? Аларны дәшми торган кол дәрәҗәсенә төшәргә нәрсә этәрә? Дәүләт механизмның шөребенә әйләнгән кеше кешелеклелек сыйфатларын саклый аламы? Хаксыз кешеләр хәлне үзгәртә аламы? Әсәрләремдә мөһим булган сорауларга җавап эзлим.
Совет чоры өйрәнү өчен кызык чор. Бу дәвер үзенә төрле хәлләрне сыйдарган. Дистәләгән еллар дәвамында корбаннар саны миллионнар белән исәпләнә. Ватандашлар сугышында һәлак булучылар, зыян күрүчеләрнең саны 12 миллионны тәшкил итә. 1921 елдагы ачлыкта 5 миллион кеше үлә, 40 миллион кешегә бу афәттә яшәргә туры килгән. Колхозларны оештырганда кешеләрне үтерделәр дә, репрессияләргә дә дучар иттеләр. Кулак дип кешеләрдән хуҗалыкларын тартып алу, сөргенгә җибәрүләр… Бу чорда 4 миллион кеше һәлак була. Аннары Икенче дөнья сугышы. Монда инде корбаннар саны коточкыч күп була.
Совет Берлеге барлыкка килгән чорда ниндидер өмет, энтузиазм була, яңа чор, матур киләчекне көтү белән дә аерылып тора. Мин 1920нче еллар уртасы турында әйтәм. Советларны матур әкият итеп кабул итүчеләр күп була. "Минем балалар" әсәре дә шул турыда. Бер якта фаҗига, икенче якта — өмет, энтузиазм, матур киләчәккә ышану. Ничек шулай була ала? Мине шул сорау кызыксындыра. Шуңа җавап эзлим.
"Әби-бабайларым дәшмәде. Хәзер барысы да авызын япты"
— Әсәрләрем аша үземнең әби-бабайларым буынын яхшырак аңлау максаты да бар. Минем буынны - 1970-1980нче елларда туган балаларны — әби-бабайлар карап үстерде, алар әти-әни кебек игътибарлы иделәр. Алар дәшми торган, тел яшерә торган буын булып санала. Бу кешеләр Октябрь инкыйлабы алдыннан яки аннан соң туучылар. Алар Совет Берлегендәге хәлләрне үз җилкәсендә уздырды. Әйтергә кирәк: коточкыч хәлләрне башларыннын кичсәләр дә бу хакта берни сөйләмәделәр. Дәшмиләр иде, зарланмыйлар иде. Әсәрләремне язганда мин шул дәшмәүнең артында ни ятканын ачыкларга тырышам. "Минем балалар" әсәрендә сөйләшми торган бер кеше бар. Ни өчен кеше үз башыннан кичкән фаҗига турында сөйләми? Сәбәбе нидә? Ник авырлыгын сөйләми, еламый, үкенми? Ник минем әби шундый аз сүзле, кырыс холыклы иде соң? Ник бабам улын балалар йортына бирәсе килгән икән соң? Менә бу хәлләр минем гаиләдә дә булды бит. Әле дә кешеләр дәшми. Курку хисе кешеләрне авызларын ябарга мәҗбүр итә.
Ачлык фаҗигасе һәм пропаганданың аңа мөнәсәбәте
— 1921 елдагы Идел буендагы ачлык фаҗигасе турында без азмы-күпме беләбез, чөнки аны беркем яшермәгән. Аның турында кычкырганнар, ярдәм итегез дип ялварганнар. Бик күп документлар сакланган, матбугат та язган, чыгышлар да ясалган, китаплар да чыккан. Аларны социаль хезмәткәрләр дә, журналистлар да, табиблар да язган. Кем ачлыкка каршы көрәшкән — алар булган хәлләрне теркәп барган һәм кечкенә китаплар, брошюралар китапханәләр, архивларда саклана. Мин үзем күрдем, укыдым, таныштым.
Ил ачык була ул вакытта. Совет Берлеге үзе ярдәм сораган, чит илләрдән шактый кеше ярдәмгә килгән. Сәяхәтче Фритьев Нансен миссиясе белән килә, американ квакерлары да килә. Чит ил кешеләре видеолар да, фотолар да ясаган, барысын да теркәлгән. Чит илгә алып киткәнгә дә күп документаль хроника сакланган. Теләгән кешеләр аны таба ала, таныша ала. Әмма 1930нчы елларда да ачлык була, тик бу вакытка Совет Берлеге инде ябык дәүләткә әверелә. Бу чордагы ачлык турында мәгълүмат юк диярлек, нык яшерелгән, дөресрәге, сакланмаган. Фотолар, документлар юк диярлек. Бу вакытта инде төшенчәләр белән уйнау башланган. Ачлыкны уңдырышсыз чор дип телгә алганнар, мәсәлән. Тарих китапларында ачлык та, үлүчеләр дә юк, бары тик уңдырышсыз ел. Шуңа да бу чордагы ачлык фаҗигасе булмаган кебек, ул хәтердән җуеп ташлана. Ике ачлыкны да оныттырыр өчен хакимият бөтен тырышлыкны куя. Аның турында сөйләмәделәр. Кешеләр ник дәшмәделәр дигән сорау туа? Белмәгәннәр дә, сөйләргә дә ярамаган. Бусы бер.
Кешеләрнең ачлык турында сөйләмәүләре, онытырга тырышулары кешенең психологиясенә бәйле. Ачлык темасы кешелексезлеккә, вәхшилеккә бәйле. Ачлык нормаль кеше психикасына туры килми, ул аннан ваз кичәргә, онытырга тырыша. Аның турында язу да, уку да авыр. Автор ач кеше аркылы яза, бәян итә икән, ул сөйләм акылдан язган кеше сөйләмен хәтерләтә. Ач булган кеше — акылдан язган кеше. Ач кеше нормаль психика саклап кала алмый. Акылдан шашуның исе үк тарала. Тук ачны аңламаган кебек нормаль психикалы кеше ачтан шашкан кешене кабул итә алмас.
Ачлык турында яза башлашанда мин, язучы буларак, теманы ерып чыга алырмынмы, икенчесе - укучылар аны ничек кабул итәр дигән шигем бар иде.
Китап хоррор жанрында язылса, кеше куркып укымас иде
"Сәмәркандага эшелон"ны язганда да кеше беренче чиратта укый алсын дип теләдем, сәламәт акыллы кешеләрнең ул әсәрнең кабул итүе дә кирәк. Китап хоррор жанрында язылса,кеше куркып укымаска да мөмкин. Ә миңа кешеләрнең китапны ерып чыгарулары кирәк иде. Бизмәннең бер ягында — ачлык темасы, икенче якта баланс тотар өчен башка тема кирәк иде, шуңа мин аны маҗаралы роман итеп язарга тырыштым. Эшелонга 500гә якын бала төялә, алар ачлык таралган Идел буеннан икмәкле, кояшлы Сәмәркандга юлын узарга тиеш. Поезд, балалар өчен Деев исемле комиссар җавап бирә, ул аларны коткарырга, аяк киемен дә, киемен, дарулар, ягулык та табарга тиеш. Бу бер маҗарага әйләнә. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, дуслык, нәфрәтләнү, гашыйк булу, юмор — барысы да бар. Әсәрне маҗара артында коточкыч фаҗига ятканын аңлаучылар булыр дип уйлыйм.
Максим Курников һәм аның такымы ачлык турында документаль фильм төшерделәр. Гаҗәп, премьерасы булды. Мәскәүнең "Октябрь" кинотеатры шыгрым тулы булды, әмма прокат лицензиясен бик тиз тартып алдылар.
Сугыш һәм "Зөләйха күзләрен ача" язмышы
— 2022 елдагы хәлләргә карата мин фикерләремне ачык итеп әйттем, сугышка каршы булуымны аңлаттым. Шуннан соң бик тиз арада Уфаның Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия тетарыннан зур аншлаг белән барган "Зөләйха" спектакле репертуардан алынды. Әмма Амурдагы Комсомольски, Екатеринбур, Новосибирски театрларында бу спектакль әле дә бара, алар репертуардан алынмады. Чит илдә куелырмы бу спектакль итеп — әйтә алмыйм, бернинди дә планнар юк.
Әсәр минем әби язмышы турында. Сөргендәге тормыш, татар хатыны фаҗигасе һәм исән калу тарихы. Төп каһарманнарның берсе — НКВД хезмәткәре Игнатьев. Аны тасвирлаганда ФСБ, НКВД кешеләрен матурлау максаты куелмады, алар ягына реверанс ясалмады. Мин кешеләрнең холыкларын күрсәттем. Кешенең бер лагерьдән икенчесенә күчәргә ниләр этәрә? Кешелек сыйфатын саклап калып буламы? Игнатьев та башта "палач" иде, әмма ул да соңнан корбанга әйләнде. Ә менә Горелов корбаннан кешеләрне җәзалаучыга әйләнде.
Әбием булган җиргәбарасым килде, тик авыр юл узасы бар иде
Мин әбием булган җиргә бик барасым килде. Әмма анда барып җитү катлаулы булып чыкты. Авыл инде юк, ул ташландык хәлдә. Кешеләр дә калмаган. Анда барыр өчен көймә кирәк, юлга ике атна вакыт узачак, дип аңлаттылар. Ангара буйлап йөзәргә кирәк. Батырчылыгым җитмәде. Шуңа мин әсәрне Уралның куе урманнарын күз алдына китереп яздым. Ул яклар миңа таныш.
Сүз иреге һәм Сталинга карата мөнәсәбәт
— Сүз иреге нык кысылды хәзер. 2022 елның 24 февраленә кадәр Совет Берлегендәге хәлләр, вакыйгалар турында сөйләшү мөмкинлеге бар иде. Юу сәнгать аша башкарылды. Күргзәмәләр, спектакльләр, кинофильмнар да чыкты. Совет Берлегенең тарихи вакыйгалары турында төрле бәхәсләр туа иде. Минем "Сәмәркандка эшелон" китабы чыккач та дискуссияләр күп булды. Тик бәхәсләр әсәр турында түгел, кешеләр беренче чиратта Совет Берлегендәге тарихка карата үз мөнәсәбәтен ачыкларга тырышты. Кешеләрнең аралашуга ихтыяҗы зур иде, алар теге яки бу вакыйгага үз бәясен бирергә теләде, кимендә шул әсәрләрне укып фикерләрен әйтә алалар иде. Әмма 24 февральдән соң бу мәйданчык бетерелде.
Сталинга карата мөнәсәбәтне белер өчен гадел социологик тикшеренүләр кирәк, әмма алар юк. Ни өчен Сталин шәхесе кешеләр арасында популярлык алды? Минем үз фаразым бар. Кешеләр Сталинга ГУЛАГларны да, кешеләрнең күпләп үтерелүен дә, террорны да бәйләми. Алар аны күрергә теләми. Кешеләрнең социаль гаделлеккә ихтыяҗы бар, алар үзләрен көчле дәүләтнең өлеше итеп тоясылары килә. Бу — гап- гади теләкләр. Әмма ирексезлектә, басым булганда мондый гади теләкләр канэчкеч Сталинга карата сәламәт булмаган мөнәсәбәткә әверелә. Иманым камил, десталинизация дә, аның җинаятьләрен ачыклау эше дә башкарылачак. Ул дәүләт дәрәҗәсендә уздырылырга тиеш.
Шуны да әйтергә кирәк, Русиядән аермалы Казакъстанда Сталинга карата, репрессияләргә карата бер караш булдырылган, халык белән хакимият арасында бу тема турында тулы компромисска ирешелгән, алар ул чорны фаҗига һәм коточкыч җинаять дип саный.
Совет Берлеге кешеләрне әле бер утка салган, әле икенчесенә...
Кешеләр 70 ел буена тоталитар хакимият басымы астында яшәде, аларны кыска гына ирек заманында гражданнар җәмгыяте төзи алмады дип гаепли алмыйбыз. Күрәсең, тагын вакыт кирәк. Тарихны яңадан өйрәнеп анализлау кирәк. Совет Берлеге кешеләрне әле бер утка салган, әле икенчесенә, кешеләр аны аңламый да калган, аның турында сөйләшергә, ни булды соң бу дип анализларга мөмкинлек тә булмаган. Яралар өстенә яралар, хәзер инде менә бүгенге сугыш та килеп тез астына бәрде. Сәнгать мөмкин кадәр тырышып карады: дискуссияләр булды, китаплар да язылды, спектакльләр дә куелды, әмма хакимият киресен сукалады. Анализ ясалып, бәя бирелмәгән темалар шактый калды, 1917 елгы инкыйлабтан башлап шушы төеннәрдән торган җеп йомгагын сүтәргә кирәк булачак. Шикләнмим - бу эш башкарылачак. Кайчан - әйтә алмыйм. Әмма Русия никадәр изоляцияләнсә дә, аның киләчеге Европа белән бергә.
Кырымтатарлар сөргене турында әсәр булачакмы?
— "Минем балалар" әсәрендә Идел буенда яшәүче алманнарның депортациясе турында язасым килгән иде. Әмма ахыр чиктә Идел буендагы бу халыкларның тормышы турында язу теләге өстенлек алды. Депортация эпилогта, әсәрнең азагында телгә алына һәм шуның белән бетә. Әлеге әсәрем халыкларның депортациясе темасына кагылмый, әмма башка милләтнең тарихына керә алырмынмы, белмим, чөнки бу четерекле эш. Идел буендагы татарлар, урыслар турында ничек тә яза алам, чөнки мин — шул мәдәният кешесе. Әсәремдә алманнарны тасвирлаганда мин алман милләтеннән булган ахирәтемә укыттым, бу милләт кешесе буларак аны ничек кабул ителүен сорадым. Белмичә дөрес кагылудан курыктым. "Сәмәркандка эшелон"ны да казакъ кешесенә дә укыттым. Киләсе китап нинди булачак? Әлегә берни әйтмим.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум