Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар хатыннары сәяси тоткын ирләре өчен көрәшә. "Кайту" фильмы чыкты


Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Катя Федулованың "Кайту" фильмы — кырымтатар хатыннары Мумина һәм Майеның документаль портреты. Аларның ирләре — сәяси тоткыннар, кырыс режимлы колониягә хөкем ителгәннәр. Муминаның ире Сервер — 15 елга, ә Майеның ире Сейран — 14 елга.

Режиссер хатыннарның тормышын күзәтә, аларның сөйгәннәре өчен нинди тугрылык һәм горурлык белән көрәшүен күрсәтә. Фильмда ир-атлар юк, алар мәхкәмә залында төшерелгән хроник кадрларда гына күренеп ала. Ул нигездә хатын-кызлар, аларның көче, матурлыгы һәм сагышы турында.

Фильмны әлегә тулысынча "Настоящее Время" сайтында карап була. Телеканал Катя Федулова белән фильмны төшерү һәм геройларның язмышы турында сөйләшкән.

— Фильмның идеясе ничек туды? Нәрсәдән башланды?

— Мин кырымтатарлар турында 1944 елгы тарихи вакыйгалар кысаларында гына ишеттем. Ләкин бүген, безнең көннәрдә, Кырымда кырымтатарлар белән булып яткан хәлләр белән мин, кызганычка каршы, көнбатышта яшәүче күп кенә башка кешеләр кебек үк таныш түгел идем (Катя Федулова Германиядә яши һәм эшли — ред.). Миңа очраклы рәвештә режиссер Кирстен Гайнет мөрәҗәгать итте, ул да бу темага фильм төшерә икән, ул миннән аны монтажлау кызык түгелме дип сорады. Мин материалны карадым, ул бик яхшы иде, мин кызыксынып киттем. Бу материалны монтажлау миңа бик авыр булыр иде, чөнки мин монтажлаучы түгел. Шуңа күрә монтажлый алмаячагымны әйттем, ләкин бу темага фильм төшереп карасам, ул каршы түгелме дип сорадым, чөнки бу тема хакында сөйләү мөһим. Мондый проектлар күбрәк булган саен, кырымтатарларның хәле турында ишеттерү мөмкинлеге дә күбрәк булачак.

Сугыш башланды һәм бар нәрсә тукталып калды. Минем геройларга да фильмда төшү куркыныч була башлады

Мин үз геройларымны интернетта таптым һәм Германиядә грант һәм Настоящее Время басмасыннан ярдәм алдым. Кырымга барып Мумине Салиева, Майя Мустафаева, аларның балалары һәм әти-әниләре, адвокатлар Эмиль Курбендинов һәм Лиля Гемеджи белән очраштым. Бу кешеләр миңа ныклыгы һәм мәрхәмәтлелеге белән бик нык тәэсир иттеләр. Без һәр көнне бергә үткәрдек, геройларыбыз белән "яшәдек".

Мин ел дәвамында фильм-күзәтү төшерергә һәм кимендә өч экспедиция ясарга планлаштырдым. Әмма сугыш башланды (Русиянең Украинага тулы масштаблы басып керүе - ред.), һәм бар нәрсә тукталып калды. Мин инде Русиягә дә, бигрәк тә Кырымга да бара алмадым. Минем геройларга да фильмда төшү куркыныч була башлады, алга таба вакыйгаларның ничек барасын беркем дә күз алдына да китерә алмады.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

— Ягъни, сез төшерүне тәмамлый алмадыгызмы?

— Анда баргач, мин төшерү төркеменә: "Әйдәгез, мөмкин кадәр күбрәк төшерик, чөнки безне Кырымга тагын бер тапкыр кертүләре икеле" дидем.

Бүген 234 бала әтисез үсә. Бу — балигъ булмаганнарның хокукларын тупас бозу

Минем геройларым, бигрәк тә Мумине, бик танылган активистлар, хокук яклаучылар. Мумине - "Хизб ут-Тәхрир" эше кысаларында тотарланган кешеләрнең балаларына ярдәм итүче "Кырым балачагы" проекты координаторы. Бүген 234 бала әтисез үсә. Бу балигъ булмаганнарның хокукларын тупас бозу булып тора.

Сугыш башланганчы Мумине күп кенә танылган халыкара мәйданчыкларда чыгыш ясады. Минемчә, ул һәрвакыт Русия хезмәтләре күзәтүендә. Безне дә күзәттеләр. Без артыбызда ниндидер машина йөргәнен күрдек.

Кем булганын без белмибез. Сугыш аркасында мин Кырымга бүтән бара алмадым. Ләкин фильмны монтажлап карау өчен җитәрлек материал булды. Ул, әлбәттә, бөтенләй башка булып чыкты, ләкин ул булды.

— Ә хәзер сезнең геройларыгыз ни хәлдә? Ирләре ни хәлдә?

— Сейран һәм Сервер бик зур сроклар алды һәм әле дә Русиядә тоткынлыкта. Аларны даими рәвештә әле тегендә, әле монда җибәрәләр. Мумине һәм Майе үзләренең актив эшчәнлеген дәвам итәләр. Мумине янә төрле халыкара форумнарда һәм мәйданнарда кырымтатарларның хәлен яктырта башлады.

Фильмда аның тәрҗемәчегә мохтаҗ булмас өчен инглиз телен ничек өйрәнүе, кырымтатарлар проблемы турында мөмкин булганча инглиз телендә сөйләргә тырышуы күрсәтелгән. Ул көчле һәм кыю хатын, гел репрессияләр куркынычы астында булуга карамастан. Ирләрне әле дә даими рәвештә кулга алалар, аларга бик зур сроклар бирәләр, тагы да күбрәк балалар әтисез кала. Ирләрне бернинди дәлилсез террорчылыкта гаеплиләр. Абсурдлык шунда ки, гаепләү нигезенә кырымтатарлар мәчетләрдә сөйләшкәндә яшереп яздырылган аудиоязмалар ята, аларга "экспертизаны" ФСБ псевдоэксперлары үткәрә.

Сервер Мустафаев
Сервер Мустафаев
Әгәр активист аудиоязмада "мин намазга бардым" дип әйтсә, псевдоэксперт экспертизада "мин ХАМАСКА бардым" дип тәрҗемә итә

Әгәр активист аудиоязмада "мин намазга бардым" дип әйтсә, псевдоэксперт экспертизада "мин ХАМАСКА бардым" дип тәрҗемә итә. Моның өчен кешеләргә 20 елга кадәр төрмә бирелә. Ни өчен" псевдоэкспертлар " икәнен аңлатам. Махсус хезмәтләр белән эшләүче экспертлар алар дин белгече түгел, аларның компетенциясе юк. Алар филологлар, ләкин дин белгече түгел, алар бу өлкәдә белгеч түгел. Кырымтатарларга "Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булу сәбәпле террор оешмасы эшчәнлегендә катнашу турында эшләр ачыла, һәм бу да дәлилләнмәгән.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Украинада һәм дөньяның кайбер илләрендә легитим дәрәҗәдә ирекле эшли. Кешеләрне чынлыкта активизм, хакимияткә һәм репрессияләргә каршы чыгу, гражданлык позициясе һәм башкача фикерләү өчен кулга алалар.

Шунысы кызык, Путин башта Фәләстингә хуплау белдерде, димәк, күчмә мәгънәдә ХӘМӘСкә дә. Ягъни, Русия террорчы оешмасы булган ХӘМӘСкә теләктәшлек күрсәтә, ә "Хизб ут-Тәхрир"дә дәлилләнмәгән әгъзалык өчен гаепсез кешеләргә 20 ел бирәләр.

Һәр ай саен кырымтатар гаиләләрендә ир-атларны активист эшчәнлек өчен кулга алалар. Аларның "Кырым теләктәшлеге" платформасы бар, ул аларга хокуклары өчен көрәшергә, кешеләргә, сәяси тоткыннарның гаиләләренә, сәяси тоткыннарның үзләренә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

— Сез кырымтатар хатын-кызларының дөньясын күрсәтәсез, ир-атлар юк, алар барысы да утыра. Янәшәдә картлар һәм балалар гына. Сез фильмның төп темасы — хатын-кызлар язмышы булуын алдан ук теләдегезме?

— Әйе. Миңа хатын-кызлар, хатыннар, балалар һәм тоткыннарның ата-аналары кичергән борчылуны күрсәтү мөһим иде. Мумине әйткәнчә, һәр көчле ир-ат артында көчле хатын-кыз тора. Бу минем өчен төп гыйбарә иде.

— Ни өчен сез ир-атларны күрсәтмәскә һәм төп игътибарны хатын-кызларга бирергә булдыгыз?

Безнең өчен иң имине — гаиләләрне шәхси йортларда төшерү иде

— Без анда килгәч, әлегә алар белән протестларга чыкмаска карар иттек. Чираттагы гаилә башлыгы кулга алган саен, кырымтатарлар бу авылга җыела һәм кулга алынганнарга ярдәм йөзеннән аларның йортлары, суд бинасы янында протест белдерә. Безнең өчен иң имине — гаиләләрне шәхси йортларда төшерү һәм кулга алу һәм протестлар турында аларның видео материалларын куллану иде. Башта мин фильмны хатын-кызлар турында гына төшерергә уйламадым, аларның төрмәдәге очрашуларын да төшерергә теләдем. Кайвакыт аларга ирләре белән очрашырга рөхсәт итәләр, һәм мин Сейран һәм Сервер белән әңгәмә корырга өмет иттем. Ләкин, кызганычка каршы, бу эш килеп чыкмады.

Сейран Салиев
Сейран Салиев

— Сугыш аркасында кырымтатарларның хәле үзгәрдеме? Репрессияләр кимемәдеме? Яисә, алар киресенчә кырысландымы?

— Сугыш башлангач, күп кенә кырымтатарлар, бигрәк тә яшь ир-атлар, ярымутраудан тиз генә китәргә мәҗбүр булды, чөнки аларны беренче итеп мобилизацияләрләр иде. Аларның күбесе хәрби комиссариатка чакыру алды, чөнки бу Русия хөкүмәтенә файдага иде. Бер яктан, алар "туп итенә" әйләнә, икенче яктан, Кырымда протестлар кими, төп проблемадан котылалар. Шуңа күрә кемдер Украинага, кемдер чит илгә китте.

— Кырымда калганнарга бу ничек тәэсир итте?

— Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле кырымтатарлар үз халкына каршы репрессияләр турында сөйләвен дәвам итә. Һәм бу бик мөһим, чөнки бер бәла, әйтик, Украинадагы сугыш яки Израилдәге вакыйгалар, икенче бәла-казаны каплый икән, мөһим сәяси вакыйгалар һәм кеше хокукларын бозуларның күләгәдә калуына юл куймаска кирәк. Бу бик катлаулы, чөнки дөньяның бөтен игътибары башка актуаль вакыйгаларга юнәлтелгән. Шуңа күрә аларның мондый стратегиясе бар: алар үз проблемнарына игътибар итүләрен дәвам итә, үзләре турында, Кырымдагы вакыйгалар турында сөйлиләр. Минемчә, бу дөрес. Чөнки алар югалып калмый һәм үз темаларының сәяси игътибар үзәгеннән югалмавы өчен тырышалар.

Фильмнан күренеш
Фильмнан күренеш

Язманың оригиналы: Настоящее Время

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG