Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үз якларына тарткалый башлыйлар". Рифкать Миңнеханов Башкортстандагы низаглы төрбәләр турында фикерен әйтте


Рифкать Миңнеханов
Рифкать Миңнеханов

Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләрен еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар.

Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләренә кагылышлы фикер белдерделәр, дип яза "Бизнес Online". Күптән түгел бу таш төрбәләр тирәсендә низаг килеп чыкты.

Фәннәр академиясенең Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков бу таш төрбәләрне фәнни китапларда Алтын Урда чорының гомуми үсеше контекстында карыйлар дигән. "Алар Алтын Урда чорында формалашкан төрки-мөселман дөньясы мәдәни киңлегенең бер өлеше буларак тәкъдим ителә", дигән профессор.

"Без бу мәсьәләләргә (төрбәләрнең кайсы халыкныкы булуы мәсьәләсенә - ред.) һәрвакыт төрки каганаттан чыгып карыйбыз. Башкача карап та булмый, алайса һәркем үз ягына тарткалый башлый", дип белдергән бу уңайдан Академиянең президенты Рифкать Миңнеханов та.

  • Күптән түгел Казан тарихчыларына Уфадагы "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты.
  • Бүген Башкортстан җирлегендә Алтын Урда чорына бәйле берничә төрбә сакланган. Алар арасында Торахан, Хөсәен бәк төрбәләре бар. Аларны еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар. 2016 елда Чишмә районында Хөсәен бәк сөякләре үз төрбәсенә кайтарылды.
  • Башкортстан белән Татарстан тарихчылары арасында каршылыклар күп, милләт, сан, тарих өчен тарткалашу бар. Татар авылына башкортлар нигез салган диелә. Ягъни, башкорт ягын алга сөрү бар. Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов "татар белән башкорт сугышырга тиеш түгел. Без бер-беребезенең тарихын өйрәнүдә ярдәмләшергә тиеш", дигән иде.
  • 2021 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Анда башкорт кибәләре исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырылды.
  • Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.
  • 2020 ел азагында Казанда башкортлаштыру сәясәтен фаш итүче "Уфа өязе татарлары" хезмәте дөнья күрде. Китапта Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган. Хезмәттә фискаль хисапның 1-4нче ревизия белешмләләре китерелә. Башкорт галимнәре исә соңрак чыккан 5, 6, 9нчы ревизиягә таянып, аларны башкорт дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG