Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов Татарстан белән Мәскәү арасында салымнар бүленешен яңадан карарга чакырды


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

“Без 1,2 трлн сум керем җыябыз һәм шуның 61 процентын (Мәскәүгә) күчерәбез. Иптәшләр, мин КПРФ фракциясеннән сайланган депутат буларак әйтәм, безгә Мәскәү белән бюджетара мәсьәләне кабат карарга кирәк", диде ул.

Бүген, 2 ноябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында Татарстан белән Мәскәү арасында салымнар бүленеше мәсьәләсе күтәрелде. КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов бу сорауга кабат кайтарга кирәк диде.

"Без 1,2 трлн сум керем җыябыз һәм шуның 61 процентын (Мәскәүгә) күчерәбез. Иптәшләр, мин КПРФ фракциясеннән сайланган депутат буларак әйтәм, безгә Мәскәү белән бюджетара мәсьәләне кабат карарга кирәк. Әйе, без бирәбез, аннары субвенция, субсидия алабыз. Без бит донор. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", диде ул.

Шул ук вакытта 2024 елда Мәскәү Татарстанга финанс ярдәмен киметер дип көтелә.

"Федераль бюджеттан финанс ярдәме тотрыксыз итеп бүленә. 2024 елда, 2023 елга караганда, ярдәм кими", диде депутат Геннадий Глушков.

Бу сорауга Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин җавап биреп, федераль бюджет өлгесенең икенче укылышында бу акчалар артыр дип көтелә диде. Бу мәгълүматны ул Русия финанс министрлыгыннан алган белешмәләргә нигезләнеп сөйләвен белдерде. Әмма акчаларның күпмегә артачагы әйтелмәде.

2024 елда Татарстан бюджеты Мәскәүдән 51,7 млрд сум күләмендә финанс ярдәм алыр дип көтелә. 2025 елда ул 38,6 млрдка кимиячәк, 2026 елда 47,6 млрд сум булыр дип фаразлана.

Моннан тыш, Гайзатуллин үз чыгышында Татарстан бюджеты соңгы елларда федераль кануннарга кергән үзгәрешләрдән 50 млрдка якын сум югалтачак диде.

Республика табигый байлыклар табуга, экспорт салымына ташламалар бетерелүе нәтиҗәсендә 30,2 млрд сумнан мәхрүм калачак. Шулай ук алкоһол җитештерүче төбәкләрдә бюджет югалтуларын компенсацияләү гамәлдән чыгарылганга 6,6 млрд сум ала алмаячак. Бензинга уртача бәя, табигый байлыклар табу салымына өстәмәләр һәм өстәмә керемгә салымның формуласы үзгәрүеннән 8,5 млрд сум югалтыр дип көтелә. Моннан тыш, киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы 19 242 сумга күтәрелү сәбәпле Татарстанның чыгымнары 4,5 млрд сумга артачак.

  • 2024 елда бюджет дефицитсыз булыр дип көтелә. Бүген беренче укылышта кабул ителгән бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Шул ук вакытта киләсе елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.
  • 2024 елда федераль бюджетта хәрби һәм социаль өлкәләргә каралган чыгымнар күпкә арта. Бюджетның һәр маддәсенә сугыш чыгымнары "төрелгән". 2024 елда Татарстанның бюджетында дәүләт һәм хакимият эшләренә чыгымнар арта. Шул ук вакытта мәдәният, торак-коммуналь хуҗалыгына акчалар кимүе күренә.
  • Җәен Татарстан президенты федераль кануннардан республика бюджеты 30 млрд сум керемен югалтты дип белдерде. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең нефть салымы бүленешен тәнкыйтьләде.
  • Татарстанда бюджет акчаларын саклап калу өчен ЗАГСлар санын киметәчәкләр.
  • Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматларына караганда, 2022 елда республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын федераль үзәккә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында җибәргән. Мәскәүгә юлланган акчалар быел 5 процентка арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG