Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациягә эләгүчеләрнең хатыннары белдергән протестларны "теләсә ничек" булдырмаска кушылган


Мәскәүдә мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтаруны таләп иткән чара. Иллюстратив фото
Мәскәүдә мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтаруны таләп иткән чара. Иллюстратив фото

Бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы The Insider-га губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелуын сөйләгән. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе. 

Русия төбәкләре губернаторлары урынбасарларына мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм хатыннары кәефләрен игътибар белән күзәтергә кушканнар. Бу хакта ялларда Мәскәү янындагы "Сенеж" идарә остаханәсендә үткән эчке сәясәт семинарында әйтелгән, дип яза "Коммерсантъ".

Семинарның күпчелек өлеше 2024 елда буласы сайлау кампаниясенә багышланган. Бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы The Insider-га раславынча, губернаторларга тышкы протестларны "теләсә ничек" туктатырга дигән бурыч куелган. "Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын, теләсә нинди санда, хәтта 50 кеше генә булса да", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе.

Семинарны оештыручылар искәртүенчә, хәрбиләрнең туганнары уздырырга мөмкин булган каршылык чаралары - "куркыныч факторы, аны Русия президентын сайлау алдыннан кулланырга мөмкиннәр".

Сибирь.Реалии искәртүенчә, соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйганнар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган.

Новосибирскида мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны таләп итеп якшәмбе, 19 ноябрьдә митинг уздырмакчы булган иде. Митингка рөхсәт бирмәделәр. Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырдылар.

Очрашу җирле мәдәният йортында үткән. Җыелышка кемнәрне кертәсен полиция хәл иткән. Шаһитлар әйтүенчә, җыелыш үткән залда сугышка җибәрелгәннәрнең туганнарына караганда полиция хезмәткәрләре һәм түрәләр күбрәк булган.

Красноярда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары хәрбиләрне сугышта ротацияләүне таләп итеп митинг уздырмакчы булды, аларга янаулар килде, Украина кораллы көчләре файдасына эшләүдә гаепли башладылар.

Петербур хакимиятләре мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына Сарай мәйданында митинг уздырырга рөхсәт итмәде.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
  • Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде. Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов "Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да" диде.
  • Күптән түгел Путин белән очрашуда булган Александр Сладков әйтүенчә, Русия президенты үзе дә Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак дигән карашта.
  • Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Аның искәртүенчә, Путинның былтыр көз Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан итү фәрманында мобилизацияләнгәннәрнең ни кадәр хезмәт итәчәге турында да, нинди сәбәпләр белән хезмәттән китә алулары турында да мәгълүмат юк.
  • Документны Русия Федераль җыены каршында канун чыгаручылар шурасына беренчел карауга җибәрделәр. Тик ул хуплау тапмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG