Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт бурычын 6,4 млрд сумга арттыра


Татарстанның Лаеш районында юл төзелеше, 2020 ел
Татарстанның Лаеш районында юл төзелеше, 2020 ел

Бу акчалар юл төзелеше өчен кирәк.

2024 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 6,4 млрд сумга артып, 119,8 млрд сумга җитәчәк. Республика хөкүмәте Дәүләт шурасына бюджет канунына үзгәрешләр кертүне сорый.

Дәүләт бурычы юл төзелеше финанслауга дәүләт гарантиясе бирү өчен арттыралар. Сүз М7 федераль трассасыннан алып Яшел Үзән районының Осиново бистәсенә кадәр дүрт полосалы юл салу турында бара. Төзелеш өчен 4,3 млрд сум заем алырга телиләр. "Дом.РФ" оешмасының "Инфраструктурные облигации" ширкәте заемны 20 елга еллык 4,5 процент белән бирәчәк.

"Заем алучының җаваплылыгын башкару өчен дәүләт гарантиясе кирәк", диелә канун өлгесендә.

Хәзерге вакытта Татарстанның дәүләт бурычы 113,4 млрд сум тәшкил итә. Ел башында ул 103,5 млрд сум тәшкил итте. Аның төп өлешен федераль бюджет кредитлары тәшкил итә.

Моңа кадәр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин дәүләт бурычы 129 млрд сумга җитүе ихтимал дип белдергән иде.

Быел Татарстан өстәмә кредитлар алды. Кредитларга салынган Казанның Вознесение трактын төзеп бетерүгә 13 млрд сум акча җитмәве әйтелде.

2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Шул сәбәпле бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итәргә җыеналар.

2024 елда Татарстан бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак. Шул ук вакытта киләсе елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG