Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт активисты Руслан Габбасовның туганын "террорчы эшчәнлеккә ярдәм итү" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Туганым хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйли бу хакта башкорт активисты Руслан Габбасов.

Бүген, 24 ноябрьдә, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның туганы, 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны ике айга кулга алган. Бу хакта "Idel.Реалии"га Руслан Габбасов үзе җиткергән.

Кичә куәт оешмалары вәкилләре аның туганының Аургазы районы Корманай авылындагы өендә тентү уздырды. Ирне Уфага алып киттеләр. "Минем өчен утырачагын әйтеп, әйберләре белән алып киткәннәр", дип язган иде Габбасов.

Берникадәр вакыттан соң Рөстәм Фәрәретдинов хатынына шалтыратып, үзенә каршы "экстремист маддә нигезендә җинаять эше ачулары" әйткән.

"Туганым хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйли Габбасов.

Рөстәм Фәрәретдиновны 2024 елның 22 гыйнварына кадәр кулга алып Уфаның 1 нче тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

"Белүемчә, аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаеплиләр. Бу бик авыр маддә, ә минем туганым гадәти, тыныч, тәртипле кеше, җитештерүдә эшли. Аның өч кечкенә баласы бар һәм ул бернинди сәяси, оппозицион эшчәнлек белән дә шөгыльләнмәде. Аны минем өчен эзәрлеклиләр", дигән ул.

Габбасов "Русия хакимиятләренең бу җинаяте турында бөтен халыкара мәйданнарда" сөйләячәген әйткән. "Димәк, хәзер бөтен оппозиционерларның Русиядәге туганнарына куркыныч яный дигән сүз. Тотык итеп алып теләсә кемне утыртырга мөмкиннәр. Мин бөтен оппозицияне бергәләшеп моңа каршы торырга чакырам", ди активист.

Ул туганының кулга алыну карарын шикаять итәчәген әйткән.

Террорчы эшчәнлеккә булышу маддәсе нигезендә җиде елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Быел мартта Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре Руслан Габбасовның Ишембай районындагы туганнарын тоткарлаган иде. "Федераль иминлек хезмәтенең Салаваттагы бүлекчәсенә минем әнине һәм бертуган энекәшемне алып киткәннәр. ФСБ – террорчы оешма, ул үзенең дошманы дип санаган кешеләрнең туганнарын һәм якыннарын тоткын итеп ала", дип белдерде Габбасов. Соңрак ул әнисен җибәрүләрен, ә "энесен әле дә тотуларын" хәбәр итте.

  • 2021 елның көзендә Габбасов Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.
  • 9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томаланды.
  • Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, дип белдерде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG