Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Археология институты каршында Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү Халыкара үзәге төзелә. 25 ноябрьдә Казанда Евразия даласы халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган "түгәрәк өстәл"дә шундый карарга килделәр.
Әлеге тәкъдим белән Тарих институты мөдире Радик Салихов чыкты. Яңа мәркәз белән Николай Крадин җитәкчелек итәчәк. Ул — Владивостоктагы Русия фәннәр академиясенең Ерак көнчыгыш тарихы, археологиясе һәм этнографиясе институты мөдире.
Үзәк Мәрҗани институты һәм Археология институты базасында эшләячәк. Анда Евразия даласын өйрәнүче белгечләр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак. Әмма төгәл програмы соңрак бәян ителәчәк.
Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, яңа үзәктә генетика, палеогенетика, дижитал анализ методлары кулланылачак.
Моңа кадәр Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" дигән конференция узды. Анда Казан тарихчыларына килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды. "Анда Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дип белдергән иде Тарих институты.
Бу вазгыятькә Татарстан фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов аңлатма бирде. Ул мондый мәсьәләгә Төрки каһанлыгыннан чыгып карарга, алайса "һәркем үз ягына тарткалый башлый", дип белдергән иде.
Октябрь уртасында Чиләбедә узган фәнни җыен резолюциясендә тарихчылар Башкортстанда урнашкан Алтын Урда төрбәләренең башкортларга катнашы юк дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум