Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Мәскәүдәге гыйбадәт йортына эшләргә рөхсәт биргән


Мәскәүдә Ураза гаетендә мәчеттә урын җитмәү сәбәпле күпләр урамда намаз кыла, 2023 ел
Мәскәүдә Ураза гаетендә мәчеттә урын җитмәү сәбәпле күпләр урамда намаз кыла, 2023 ел

Октябрь азагында куәт структуралары мәчетне тикшереп аны вакытлыча япкан иде.

Бер ай элек ябылган Мәскәүдәге Южное Бутово районы гыйбадәт йорты кабат эшли башлаган. Бу хакта Азатлыкка мәхәллә рәисе Марат Алимов белдерде.

Аның сүзләренә караганда, Русия тикшерү комитеты бу эшне япкан. Гыйбадәт йорты документларында канун бозу очраклары табылмаган.

Октябрь азагында куәт структурасы вәкилләре Мәскәүдәге ике гыйбадәт йортын тикшерде. 26 октябрьдә Митино районында урнашкан Мөселман үзәге ябылды. Озак та үтми, Русия тикшерү комитеты вәкилләре Мәскәүнең Южное Бутово районындагы "СНТ-Гавриково 1" бакчачылык ширкәтендә урнашкан намаз өенә дә килде. Куәт оешмасы вәкилләре Коръән һәм дини китапларны экспертизага алды. Шуннан соң гыйбадәт йортын вакытлыча ябу турында карар чыгарды.

Бутоводагы мәхәллә рәисе Марат Алимов бу тикшерү мигрантларга һәм Дагыстан вакыйгаларына бәйле дип фаразлады. Гыйбадәт йортына каршы әләкне "Русская община" хәрәкәте язган, диде ул.

Моңа кадәр "Русская община" каналында активистлар Южное Бутоводагы гыйбадәт йортында канунсыз мәчет эшли дип Мәскәү мэрына, прокуратурага, Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБга мөрәҗәгать итте. Алар гыйбадәтханәне ябуны, анда йөрүчеләрне хәрби комиссариатта исәпкә алуны сорады. Шуннан соң Тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать нигезендә тикшерү үткәрүен белдерде.

"Махсус хәрби операция башланганнан соң, шовинизм һәм милләтчелек купты", дип сөйләгән иде Марат Алимов Азатлыкка.

Южное Бутоводагы гыйбадәт йорты бер мең кешегә исәпләнгән. Анда тикшерүгә кадәр намазлар үткәрелеп килгән. 300 кеше өчен мәдрәсә (якшәмбе мәктәбе) эшләгән. Җомга һәм гает намазалары оештырылган, халыкны кабул иткәннәр. Бер айдан артык дини чараларның берсе дә үткәрелмәде.

  • Ел дәвамында куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте.
  • 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары хезмәткәрләре рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар диелде. Азатлыкка юристлар хокук бозулар турында белдерде, сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов исә, мәчетләргә каршы көрәшнең яңа формасы барлыкка килде дип сөйләде.
  • Бу Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. Быелның 7 июлендә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде. Бер атнадан — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Cоңрак мәхкәмә бу эшләрне туктатты.
  • Быел язын Мәскәүдә Косино-Ухтомски районында урнашкан Изге күл янында 60 мең кешене сыйдырырдай мәчет төзергә җыенулары турында хәбәр ителде. Март ахырында мәчет төзелеше тирәсендә низаг чыкты. Гыйбадәтханә салуга православ активистлар каршы, алар каршылык чаралары үткәрде. Соңрак мәчет салынмаячагы әйтелде.
  • Сентябрь азагында Русия президенты Владимир Путин Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашудан соң, Путин Мәскәүнең Южное Бутово районында яңа мәчет төзү фикерен хуплавы турында хәбәр ителде. Намаз өе дә нәкъ шушы районда урнашкан.
  • Күптән түгел Русия башкаласының башка мөфтие Әлбир Крганов Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер дип белдерде. Гыйбадәтханә Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG