Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә рейд уздыруны туктатырга чакырды


Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

Быелның җәеннән башлап Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәчетләрендә ОМОН даими рейдлар үткәреп тора.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов мәчетләрдә куәт структураларының даими рейд ясап торуын туктатырга чакырды. Бу хакта ул 30 ноябрьдә Мәскәүдә узган Русия Федерация шурасы каршындагы милләтара һәм динара шура утырышында белдерде. Дамир Мөхетдинов үзенең "дәүләт коручы милләт — Русиядә икенче халык саналган татар" булуын да искә төшерде.

Аныңча, мондый рейдлар Русиянең ислам дөньясы белән якынаюына комачаулый. Тикшерү вакытында төшерелгән видеолар социаль челтәрләр аша тарала һәм Якын Көнчыгыш медиаларында да күрсәтелә. Кайбер очракларда бу Русиянең дәүләт сәясәте буларак бәяләнә, диде ул.

"Безнең мәчетләр, мәдрәсәләр, ислам үзәкләре дәүләт органнары тарафыннан рөхсәт алып эшли. Мәчетләрдә имам булып хезмәт итүчеләр — дәүләт лицензиясе алган Русия югары мөселман уку йортларын тәмамлаучылар. Европада гына Төркия, Алжир, Мәгъриб имамнары эшли. Монда саф урыс телендә вәгазь сөйләүче безнең кешеләр. Безнең гыйбадәт йортларында коткы таратуны туктатыгыз", дип чыгыш ясады Мөхетдинов.

Мөфти урынбасары миграция сәясәтен, террорчылык белән көрәш һәм этник проблемнарны дин, мәчет эшчәнлеге һәм гыйбадәт йортлары ачылышы белән бәйләмәскә чакырды.

"Мәчетләр чиркәүләр, синагогалар һәм буддизм гыйбадәтханәләре кебек үк дәүләт оешмалары һәм хезмәтләре тарафыннан тикшерү объекты булудан туктарга тиеш. Алайса Украинада безнең православ чиркәүләрен даими тикшергән һәм Рус православ чиркәвенең милкен тартып алган кебек булачак", диде ул.

7 июльдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде. Тикшерү вакытында куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде.

Бер атнадан — 14 июльдә Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетендә тикшерү үтте. Хәтта ОМОН белән мөселманнар арасында кыска гына гауга да килеп чыкты. Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.

20 октябрьдә Котельники бистәсендәге гыйбадәт йортында куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырды һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китте.

Соңгы вакытта куәт оешмалары Мәскәүдәге гыйбадәт йортларында да тикшерүне көчәйтте. Русия башкаласының Митино һәм Южное Бутово районнарындагы намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылды. Моңа Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы йогынты ясаган дип фаразлый мәхәллә җитәкчесе.

Ноябрь башында Мәскәү өлкәсенең Дзержински шәһәрендәге мөселман үзәгендә җомга намазы вакытында бер кеше кулына гранатага охшаш әйбер тотып бәреп кергән. Имам җомга намазын өзәргә мәҗбүр булган. Мәхәллә халкы югалып калмаган, исерек ир-атны туктата алган, дип хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG