Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Владимир өлкәсендәге колониядә "бүтән исәптә тормый"


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиционерның кайда булуы билгесез. Ихтимал, аны башка колониягә күчергәннәрдер. Гадәттә җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) күчерү төгәлләнчегә кадәр тоткыннарның кайда җибәрелүен хәбәр итми.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге кырыс тәртипле 6нчы колониясендә "бүтән исәптә тормый". Бу хакта аның адвокатына колония хезмәткәрләре хәбәр иткән, дип яза Навальный сүзчесе Кира Ярмыш.

Оппозиционерның кайда булуы билгесез. Ихтимал, аны башка колониягә күчергәннәрдер. Гадәттә җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) күчерү төгәлләнчегә кадәр тоткыннарның кайда җибәрелүен хәбәр итми.

Алданрак Навальныйның көрәштәшләре алты көн буе аның белән элемтәгә чыга алмады һәм аның кайда, ничек булуын белмәде. 11 декабрь, дүшәмбе иртәсендә ул Владимир өлкәсенең Ковровски шәһәр мәхкәмәсендәге утырышта видео аша катнашырга тиеш иде, аны тоташтырмадылар.

Шул ук вакытта колония вәкилләре Навальныйның видео аша тоташмавын "7 декабрьдән бирле электрны төзәтеп булмаганга" дип аңлатты, дип яза сәясәтченең сүзчесе Кира Ярмыш. Әлегә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтеннән рәсми фикер белдерү булмады.

Навальный белән колониядә адвокатлар да күрешә алмаган - аларны 6 декабрьдән соң кертми башлаганнар.

Навальный көрәштәшләре әйтүенчә, ноябрь ахыры-декабрь башында аның камерада хәле начарайган. Руслан Шаветдинов һәм Кира Ярмыш оппозиционер сәясәтчене ризыктан мәхрүм итүләрен, җилләткечсез карцерда тотуларын һәм тышта йөртеп керүләрне нык киметүләрен искәртә.

  • 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Хөкем карарына ярашлы аны махсус тәртипле колониягә җибәрергә тиешләр, Русиядә шундый берничә генә колония бар. Анда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр һәм куркыныч рецидивистлар утыра, Навальныйны да шундыйлардан дип таптылар.
  • Алексей Навальный Владимир өлкәсенең кырыс тәртипле колониясендә хәрәмләшүдә гаепләнеп утыра иде. Күптән түгел аны "төзәтеп булмастай" дип камера төрендәге бердәм бинага (ЕПКТ) күчерделәр. Бу "бөтен төрдәге колонияләрдә дә мөмкин булган җәзалардан иң кырысы", дип язды ул.
  • Навальный гаебен танымый, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG