Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләде һәм русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Кеше үзе каядыр үрмәләргә тиеш. Әгәр аңа бөтен әйбер күктән явып торса, ул кадерен белми. Менә эш нәрсәдә", дигән ул.

Русия президенты Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгән һәм русияләргә мөстәкыйль рәвештә "үрмәләргә" кушкан. Бу белдерүен ул "Профессионалы" чемпионатында җиңүчеләр һәм остазлар белән очрашуда ясаган, дип җиткерә ТАСС.

"Русия ватандашларының күпчелеге барыбер дә хезмәт хакыннан хезмәт хакына кадәр яши. Әмма байлар, бик байлар да нык күп. Алар нишлиме? Алар балаларын уңайлылык зонасыннан чыгара. Чөнки кеше үзе каядыр үрмәләргә тиеш. Әгәр аңа бөтен әйбер күктән явып торса, ул кадерен белми. Менә эш нәрсәдә", дигән Путин.

Аның фикеренчә, кешеләр гаиләләре нинди булуга карамастан "бөтенесенә үзләре ирешергә" тиеш.

  • Ноябрь аенда билгеле булганча русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сум булган. Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән. Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.
  • Күптән түгел Башкортстан Корылтае депутаты Илһам Галин кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән иде.
  • 2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши.
  • Белгечләр Русия Украинада алып барган сугыш ил икътисады һәм халыкның матди хәленә тискәре тәэсир итә дип кисәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG