Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие 2024 елны хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итте


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Шулай ук мөфтият Украина сугышында катнашучыларга ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшне көчәйтергә җыена.

Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллинн 2024 елны "Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы" дип игълан итте. Бу хакта ул бүген Казанда узган мөфтиятнең пленум утырышында белдерде. Киләсе елда Halal Life style концепциясен үстерү һәм ислам финансларын үстерүдә эш алып барылачак.

"Республикабыз мөселманнар яшәсен өчен иң уңайлы урын булып калырга тиеш. Halal Life style үз эченә бик киң мәгънәне ала: ул – инфраструктураны да, ислам финансларын да, мөселман базары үсешен дә, гаилә һәм әхлак мәсьәләләрен дә күздә тота", диде ул.

Шулай ук мөфти киләсе елда Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучы солдатларга, аларның гаиләләренә ярдәм итәячәген һәм мигрантлар белән эшләячәкләрен әйтте.

Узган ел Татарстанда узган KazanSummit халыкара саммиты "Хәләл лайфстайл", ягъни хәләл яшәү рәвеше темасы кысаларында узды. Җыенда республикада хәләл-һаб булдырырга тәкъдим ителде, әмма тормышка ашмады.

Бер үк вакытта Татарстан рәсмиләре дуңгызчылыкны да үстерә. Быелгы KazanForum кысаларында "Казан" агросәнәгать паркында хәләл ярминкә үткәрелде. Бу чорда дуңгыз сатучыларның килгән зарарын республика түләячәк диде.

Быелның сентябрендә Русия думасы ислам банкингын илнең дүрт төбәгендә — Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда сынап карау турында канун өлгесе үз көченә керде. Анда республиканың хәләл тармагында эшләүче 200 оешма белән эшләргә җыеналар.

2023 елда Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга арткан. Шул ук вакытта Татарстанда ислам финансы белгечләре җитми.

Быел Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ачты.

2022 елда Татарстанда җитештерелгән хәләл продукциясе 6,5 млн доллар күләмендә чит илләргә сатылган. Бу 2020 елдагы күрсәткечтән 2,6 тапкырга күбрәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда хәләл продукциясен 100 оешма җитештерә. Шуларның 20се экспорт юнәлешендә эш итә.

• Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә. Президент Рөстәм Миңнеханов "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеме рәисе дә булып тора.
• Республика Фарсы култыгы илләре кебек бай гарәп илләре белән генә түгел, дөнья тарафыннан танылмаган, шикле дәүләт берәмлекләре белән дә эш итәргә мәҗбүр. Украинадагы сугыштан соң Татарстан Иран белән багланышларын арттыра башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG