Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә КФУ филиалы эшли башлаган


КФУның Казандагы төп бинасы
КФУның Казандагы төп бинасы

Филиалда өч юнәлештә белем алып була: дәвалау эше, стоматология һәм фармация. 

Мисыр башкаласы Каһирәдә Казан федераль университеты (КФУ) филиалы эшли башлаган. Әлеге вакытта анда 384 студент укый диелә КФУның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Филиалда өч юнәлештә белем алып була: дәвалау эше, стоматология һәм фармация.

"Әлеге юнәлешләргә Мисырда ихтыяҗ бар, алар халыкара хезмәттәшлек ягыннан кызыклы. Мисырда медицина кадрларына җитди кытлык. Казан университеты дипломнары Мисырда таныла", дигән КФУың тышкы бәйләнешләр проректоры Тимерхан Алишев.

Студентлар күбрәк "дәвалау эше" юнәлешен сайлаган.

Алишев сүзләренчә, филиалда укыту инглиз телендә бара, урыс теле предмет буларак укытыла.

Әлеге вакытта Каһирәдә КФУның яңа кампусы төзелә, ул 2024 елның көзендә ачылырга тиеш.

"Каһирә безгә шунысы белән кызык, ул бер яктан, Африка континентында урнашкан, икенче яктан - гарәп дөньясының иң зур үзәкләренең берсе. Без студентларны Мисырдан гына түгел, Якын Көнчыгыш һәм Африканың башка илләреннән дә көтәбез", дигән проректор.

Каһирәдә филал ачу турында КФУ һәм Мисырның Modern Group ширкәте 2022 елның мартында килешкән иде.

Быел июньдә Русия мәгариф министрлыгы уку йортлары филиалларын Мисырда һәм Таҗикстанда ачу планнары турында белдерде.

КФУның чит илдә тагын бер филиалы бар. Ул былтыр Үзбәкстанның Жиззах шәһәрендә ачылды. Анда 300дән артык студент укый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG