Accessibility links

Мәскәү мөфтие мигрантлар — татарлар кебек — Русия мәдәниятенең бер өлеше булачак дип белдерде


Илдар Аляутдинов
Илдар Аляутдинов

Бу бер-ике буын алмашканнан соң булачак ди ул.

Мәскәү мөфтие һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Аляутдинов мигрантлар бер-ике буыннан Русия мәдәниятенә кушылачак дип саный. Бу хакта ул үзбәк диаспорасы җыенында белдергән.

Аның сүзләренчә, Русияне демографик упкыннан мөселманнар, шул исәптән, мигрантлар коткарачак. Ул БДБ илләреннән килүчеләр белән мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә чакырды.

Аляутдинов фикеренчә, тора-бара мигрантлар Русия мәдәниятенең бер өлеше булачак. Ул аны татарлар мисалында сөйләде.

"Миграция проблемнарны бар. Без алар хакында еш ишетәбез. Чынлыкта күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Мин үзем татар халкы вәкиле. Без Мәскәүгә Түбән Новгород өлкәсеннән килгәнбез. Миңа дин сабаклары биргән әбием урысча берничә сүз генә белә иде. Ул күбрәк татарча белгән кешеләр белән аралашты. Кавказ халыклары да бер-берсе белән төрле телләрдә сөйләшә. Әмма киләсе буын Мәскәү һәм Русия мәдәниятен үзенә йота башлый һәм әлеге бөек җәмгыятьнең бер өлешенә әверелә. Моның өчен күпмедер вакыт кирәк. Тиздән дөньяда һәм безнең илдә картина тамырдан үзгәрәчәк", диде ул.

• Быел Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәчетләрендә куәт оешмалары тентү үткәрде. Анда дистәләгән мигрантларны җыеп алып киттеләр. Мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып китүләре дә билгеле булды.

• 3 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иминлек шурасы һәм милләтара мөнәсәбәтләр шурасының уртак утырышын үткәрде. Ябык режимда узган очрашуда мигрантларга бәйле вазгыять тикшерелде. Татарстан матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Миңнеханов мигрантлар белән проблемнар булуы турында белдерде.

• Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.

• 2015 елдан Русиядә вакытлыча яшәү һәм эшләүгә патент алыр өчен мигрантлар урыс теле, Русия тарихы һәм кануннары буенча тест һәм телдән имтихан бирергә тиеш. Милли республикаларның дәүләт телләреннән имтихан каралмаган.

• 2023 елда Татарстанда мигрантлар саны арта. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда республикада 291 мең чит ил ватандашы миграция исәбенә алынган. Мәсәлән, 2022 елда барлыгы 324 мең мигрант булган. Чит ил ватандашларының төп өлеше хезмәт итү максатыннан килә. Быелның тугыз аенда аларның саны 102,5 мең кеше булган. Шул ук вакытта 2022 елда эшче мигрантлар 62,8 мең дип исәпләнгән.

• Быел канунсыз килгән мигрантлар саны ике тапкырга арткан. Шул сәбәпле, узган ел 1 137 чит ил кешесе Русиядән чыгарылса, быелның тугыз аенда андый очраклар 2 173кә җиткән. Канунсыз хезмәт итүче мигрантларга карата ачылган административ беркетмәләр саны исә өч тапкырга арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG