Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән өлкәсенең Карагай татар авылын су баса башлаган


Төмән өлкәсе, архив фотосы
Төмән өлкәсе, архив фотосы

Вазгыять киеренке, балалар һәм карт-корылар эвакуацияләнде дип белдергән губернатор.

Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Карагай авылы су басуга әзерләнә. Бу хакта өлкә губернаторы Александр Моор үзенең Telegram каналында хәбәр итте. Вазгыять киеренке, ди ул. Бу мәсьәлә оператив штаб утырышында каралган.

Аның сүзләренчә, Иртыш елгасында су бишенче көн рәттән 20 сантиметрга күтәрелә. Бүгенгә су дәрәҗәсе 1 253 сантиметрга җиткән.

"Зур Карагай авылында суның саклану корылмасы аша чыгуы теркәлгән. Балаларны, өлкәннәрне һәм физик мөмкинлеге чиклеләрне су басарга мөмкин зонадан эвакуацияләдек. Йорт хайваннары һәм терлек имин урынга күчерелде", дип язды ул.

Хәзер Карагай авылында су басуга каршы көчләр көчәйтелгән режимда эшли.

15 майда Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Карагайга барганы турында язган иде. Ул 66 йортка су басу куркынычы яный дип белдерде.

Соңгы тапкыр Карагайда мондый ташу 2016 елда булган. Хәзер су күләме 2016-2017 елгы күрсәткечләрдән узып киткән.

Карагайда 258 хуҗалык бар. Иртеш елгасы нәкъ авыл яныннан агып уза. 2016 елның май башында Карагай авылын су басты. Ул вакытта Иртышта су 8 метрга якын күтәрелде. 27 өйгә су үтеп керде. Су басканнарны мәктәпкә күчерделәр. Шул ук елны Тугыз авылын да су баскан иде.

2016да су басудан зыян күргән Себер авылларына һуманитар ярдәм озатылды. Татар сәнгатькәрләре хәйрия концерты үткәрде.

Моңа кадәр язгы ташу Омскига да килеп җитте. Биш татар авылы эвакуацияләнде. Усть-Ишем районының биш авылы — Әшеван, Эбәргүл, Кайнаул, Зур Төбендә, Төрмитәк су эчендә калган. Биш авыл кешеләре дә эвакуацияләнгән. Кемдер үзе чыгып киткән, кемгәдер булышканнар. Мал-туарны күрше авылларга озатканнар, ә кемдер урман ягына куып чыгарырга өлгергән. Су бик тиз килде, үзебезне коткарыргамы, малнымы, өйнеме — белмәдек, дип сөйләделәр Азатлыкка.

Русиядә көчле су басулар апрель башында башланды. Русиянең Оренбур өлкәсендә, Казакъстанның төрле өлкәләрендә һәлакат, гадәттән тыш хәл дәрәҗәсенә җитте. Ташулар татарлар һәм башкортлар яшәгән җирләргә дә зыян китерде. Оренбурның татар авыллары су һәлакәтенә каршы үзләре көрәшергә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG