Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр 22 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Үзәкләрдә ярдәм күрсәтү барлыгы 100 мең кешене колачлаган.

2023 елда Татарстанда психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренә 17 меңнән артык кеше үзе мөрәҗәгать иткән. Бу 2022 елга караганда 22% күбрәк. Әлеге саннарны Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Нигездә алар шәхси проблемнар, аралашу һәм мөнәсәбәтләргә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук психологик диагностик тикшеренү сораучылар да булган.

2023 елда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре барлыгы 100 мең кешене колачлаган. Аерым мөрәҗәгатьләрдән тыш, үзәктә эшләүче психологлар социаль тернәкләндерү, мәгълүмати-агарту максатыннан аерым төркемнәр белән эшләгән. Онлайн рәвештә 500 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән дип әйтелә.

Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре Казан, Чаллы, Лениногорски, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендә эшли. Аларда балаларга һәм яшьләр ярдәм күрсәтелә.

2023 елда республиканың 4 районында 9 үзәк төзекләндерелгән. Быел тагын 6 үзәкне тәртипкә китерергә җыеналар.

  • 2021 елда Татарстанда балаларның ышаныч телефонына шалтырату очраклары артты. Нигездә укучылар буллингка (буллинг – каныгу, бәйләнү, куркыту, мыскыллау – ред.) һәм сыйныфташлары арасындагы үзара мөнәсәбәткә зарланды.
  • 2022 елда Татарстан яшьләр министрлыгы сәүдә үзәкләрендә яшьләр үзәге ачты. Алар урамда йөрүче, АУЕ (яшүсмерләр арасында төрмә төшенчәләрен пропагандалаучы берләшмә - ред.) төркеменә җәлеп ителүче һәм интернетта утыручы яшьләр борчу тудыруын әйтте.
  • 2023 елның 11 аенда Казанда яшүсмерләр арасында җинаятьләр 23% арткан.
  • 2023 елда рәсмиләр Татарстанда украина сугышыннан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылу күзәтелә дип белдерде.
  • Шулай ук 2024 ел башыннан Украина сугышыннан кайткан хәрбиләргә республикада психологларны арттырачаклары әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG