Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Баймактагы протестларның чит илдән оештырылуын белдергән видео урнаштырган


Моңа дәлил булып Габбасовның хәзерге вакытта Литвада яшәве китерелә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә "Башкорт" хәрәкәтенең элекке лидерлары турында видео урнаштырган. "Монда без нәрсәгә каршы һәм ни өчен көрәшүебез яхшы күренә", дип язды ул видео астында.

Сюжетта "Башкорт"ның элекке лидерлары эшчәнлегенә "көнбатыш күзләү идарәләре ярдәм итү"е әйтелә. Моңа дәлил булып башкорт активисты Руслан Габбасовның хәзерге вакытта Литвада яшәве китерелә. Габбасов Русиядән 2021 елның ноябрендә аңа ачылган җинаять эш аркасында күчеп китәргә мәҗбүр булды.

"Көнбатыш кураторлары юнәлеш биргән Габбасовның" Баймактагы хәлләргә кагылышы бар, диелә Хәбиров чыгарган видеода.

Видеода Фаил Алчыновка карата да гаепләүләр белдерелә. Аерым алганда, ул Украина сугышында катнашучыларны "дезертирлыкка өндәгән", Русия төбәкләре чикләрен үзгәртүне хуплаган, шулрәвешле "ватандашлар сугышына өндәгән", диелә видеода.

Сюжетта "Башкорт" хәрәкәтенең элекке лидерларына көнкүреш җинатьләрдә дә гаепләү белдерелә: кешеләрне үтерү, кыйнау, наркотиклар тарату һәм башкалар. Аларга чит ил агенты булып танылган медиа оешмалары ярдәм итә диелә.

Баймакта халык Фаил Алсыновны яклап чыккан соң, хакимият вәкилләреннән бу протестлар "көнбатыш тарафыннан оештырылды" дигән риторика яңгырады.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Медиалар 17 гыйнварда Баймакта узган митингта 40 кеше җәрәхәтләнүен язды. Аларның 18е - чарага килгән кешеләр, 22се - полиция хезмәткәре диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG