Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосы президенты журналист Алсу Кормашеваны азат итүне таләп итте


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Азатлык журналистын былтыр 18 октябрьдә тоткарладылар. Былтыр 1 декабрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.

Бүген, 25 гыйнварда Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның тоткынлыкта булуына 100 көн тулды.

Азат Европа/Азатлык радиосының президент вазифаларын үтәүче Стивен Капус "рәшәткә артында гаделсез рәвештә хәтта бер көн тотулары —фаҗига, әмма АКШ ватандашын Русия төрмәсендә 100 көн буе гаделсез тоту — ачу китергеч", диде.

"Алсу — хатын, әни, безнең оешманың яраткан хезмәткәре. Русия аны кичекмәстән азат итәргә тиеш. Без АКШ дәүләт департаменты Алсуны тиз арада "гаделсез тоткарланган" дип таныр дип ышанабыз", диде Капус.

Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.

"Сез минем "мондый вакытта" үз өемә (!) кайтырга батырчылык итүемә сокланасыз. Ләкин без бүген яшибез һәм безнең "башка" вакыт булмаячак. "Вакыт", әлбәттә, булыр, ләкин якыннарыбыз, бүген ярдәм кирәк булган кешеләребез булмас. Мин үз гаиләм өчен җаваплы. Кечкенә балаларым, карт әнием өчен", диде ул быел 18 гыйнварда тикшерү изоляторыннан язган хатында.

2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.

  • Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
  • 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. 1 декабрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.
  • Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
  • АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG