Яңа ел яллары сәбәпле, Алсудан хатлар килми торды. Цензор ялда булды, ә бөтен хатлар бары тик аның аша узарга тиеш. Шул сәбәпле, алар урыс телендә языла, чөнки татар телендә яки башка телдә язылганнары тәрҗемә көтеп озаграк ята.
18 октябрьдә Алсуга үз белдеге белән үзен "ят агент" буларак теркәлмәгәне өчен Русия Җинаять кодексының 330.1 (3) маддәсе нигезендә гаепләү белдерелә. Бу Русиядә журналистка карата ачылган шундый беренче эш. Әгәр мәхкәмә Алсуның гаебе дәлилләнгән дип санаса, аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. "Ят агент" статусы белән бәйле ялган гаепләүләрдән соң Кормашевага Русия Җинаять кодексының Русия армиясе турында "фейклар" тарату мәддәсе (207.3 (2) маддәсе) нигезендә яңа эш ачылды. Былтыр 11 декабрьдә ачылган әлеге эш 2022 елда чыккан "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә.
Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яши. Русиягә гаилә сәбәпләре белән узган ел май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды.
"Үзегез һәм башкалар өчен ишекләрне ачыгыз. Курыкмагыз"
— Бүген төгәл өч ай. Бөтен нәрсә үзгәрде. Мин үзгәрдем, сез үзгәрдегез, сезнең хатлар үзгәрде. Озак вакыт өзеклектән соң сезнең бәйрәм вакытларында язган хатларыгызны алдым. Алар шулкадәр фикерле, сез миңа үз куркуларыгызны сөйлисез, башкалар оливье ашаганда, сез барысына да "кул селтәп", минем белән уртаклашасыз. Бу бәяләп бетергесез, — дип яза Алсу 18 гыйнварда килгән хатында.
Бүген аның тоткарлануына 100 көн.
18 гыйнварда Алсу үзенең хисләре һәм былтыр майда Казанга кайтуына үкенү-үкенмәве турында язган.
Шулай ук күпләр миннән киңәш сорый ди ул.
— Ата-аналар балаларына нинди белем бирик икән дип кызыксына, татар егетенә гашыйк булган кыз егетнең әти-әнисе йөрәгенә ничек юл салырга дип сорый, — дип яза Алсу. — Мин үземне киңәш бирүче дип санамыйм, ләкин миңа ышануыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Үз вакытында миңа да кемдер ишекләр ачты. Белем, мәдәният, тормыш ишекләре. Башта бу әти-әниләр иде, аннары өлкән дуслар һәм хезмәттәшләр. Аннары бу ишекләрне мин ача башладым — беренче чиратта үземнең балаларга һәм якыннарга, ә аннары инде кемгә минем ярдәм һәм теләктәшлек кирәк, шуларга. Ләкин ул вакытта моны үзем дә аңламаганмын. Ә хәзер кемгәдер ишек ачуның зур җаваплылык икәнен аңлыйм.
Алсу "ишекләрне көчле һәм үз-үзләренә ышанган кешеләр генә ача ала", ә ябучыларның мондый хисләре юк, ди.
— Сез минем "мондый вакытта" үз өемә (!) кайтырга батырчылык итүемә сокланасыз. Ләкин без бүген яшибез һәм безнең "башка" вакыт булмаячак. "Вакыт", әлбәттә, булыр, ләкин якыннарыбыз, бүген ярдәм кирәк булган кешеләребез булмас. Миңа монда утырган вакытларны беркем дә кире кайтармаячак. Мин үз гаиләм өчен җаваплы. Кечкенә балаларым, карт әнием өчен. Минем гомеремдә 2024 елның 18 гыйнвары бүтән булмаячак. Без бүген нишләдек? Кемгә ишекләр ачтык? Иртәгә барысы да башкача булачак бит. Бүген минем өстәлдә ачык ишекләр һәм тәрәзәләр төшерелгән сезнең открыткалар. Сез көчле һәм үз-үзегезгә ышанган кешеләр. Үзегезнең сорауларга сез һәрчак дөрес җаваплар таба аласыз. Үзегез һәм башкаларга ишекләрне ачыгыз, моннан курыкмагыз. Мин сезгә бик рәхмәтле. Алсу.
Тикшерү изоляторында Яңа ел
Тикшерү изоляторында Яңа ел – җиңел вакыт түгел. Иң авыры – хатлар тикшерүче цензорларның ялга китүе.
Алсу якыннарыннан бәйрәмнәргә ничек әзерләнүләре турында язуны һәм бизәлгән чыршылар фотоларын сорый иде ("Зонателеком" хезмәте аша фотолар да җибәреп була).
"Чыршылар өчен рәхмәт! Фото сыйфаты минем фантазиям өчен җитәрлек. Бөтенесен дә таныдым, чөнки чын тормышта аларның нинди булуын беләм", дип язды Алсу 18 декабрьдә.
Ә берничә көн алдан, 12 декабрьдә, ул "Алла бирсә, сезне вегетариан оливье салаты белән сыйлыйм" дип язды.
Яңа ел алдыннан дуслары Алсуга кызыл уылдык тапшырырга теләгән иде — ул СИЗОның онлайн-кибетендә бар икән. Ләкин, тауар дефицит булып чыкты — соңгы банка күз алдында юкка чыкты. Бу хакта дуслары аңа хатта да язды.
— Хат һәм посылка алдым! Зур рәхмәт! Барысын да яратам. Соя соусы миңа башка тормышны хәтерләтә, моның өчен аерым рәхмәт. Уылдык бар миндә! — дип язды ул.
Соңрак, гыйнвар урталарында, цензорлар эшкә чыккач, Алсу 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төнне "ярым йокылы" уздырдым дип язды.
Шулай ук "Көлсылуга өч чикләвек", "Граф Монте-Кристо" фильмнарын, иске совет мультфильмнарының яңа версияләрен һәм "бик күп тапкыр Муз-ТВ" карадым диде.
— Ике көн инде аклы-каралы телевизорны төслегә көйли алмыйм. Моңа күнегергә туры килер, ахры. Башкага күнегеп булмый. Хәбибнең "Ягода малинка" җырын төследә карасаң да, төссез дә карасаң, бер үк хисләр уята. Менә күрше хатыны уянды: "Әле сәгать дүрт кенәмени?" Юк, бәгырь, инде дүрт! Хәзер кичке аш булачак, ә миндә эремчек һәм сөтле чәй бар, — дип язган Алсу гыйнвар башында.
"Бу сорауларны миңа бирмәгез"
Киләсе ике атна Алсуга авыр була: гыйнвар уртасында гына журналистның якыннары аның авырганын белә. Бәхеткә, соңрак аның хәле җиңеләя.
— Минем тамакны карагызчы һәм үпкәләрне тыңлагызчы.
— Ник?
— Тамагым авырта һәм күкрәктә гыжлау бар.
— Карауның мәгънәсе юк, мин сезгә барыбер берничек тә ярдәм итә алмыйм.
— ???
— Бернинди дә дару юк.
— Хәтта парацетомол дамы?
— Парацетомол да.
— Шулай да карагызчы, зинһар һәм әйтегез: бик начармы, әллә бик начар түгелме. Камерада көзге юк, үзем карар идем.
Карый.
— Нык начар түгел. Тозлы су белән чайкатыгыз.
— Рәхмәт, — ди Алсу, күзләре белән генә. — Ни өчен сез монда төп дарулар бар дип, якыннардан дарулар кертүне тыясыз?
— Бу сорауны миңа бирмәгез. Мин фельдшер гына. Менә берничә төймә Но-шпа калды, биримме?
— Бирегез!
Бу диалогны Алсуны 8 гыйнвардагы хатында сөйләде, ә 9 гыйнварда инде "мин сәламәт" дип язды.
— Ике атна дәвамында шартлар кеше түзәрлек түгел иде (якыннары һәм дуслары белә, Алсуны өстәле, суыткычы һәм башка уңайлыклары булмаган камерага кертәләр – ред.), хәтта сөйләп тә бирә алмыйм. Хәзер яхшырак. Гаҗәп, гади тормышта кеше томалау башлау белән нәрсә бар, шуны эчәргә, чайкатырга тотына. Ә монда берни юк, могҗиза белән генә тереләсең. Барысы да авырый һәм монда беркемнең дә эше юк, дип язды Алсу 5 гыйнварда.
"Сездә барысы да яхшы икәнен укысам, диварлар күчә кебек. Бүген мин бик күп матур һәм сәяси тоткынга түгел, ә нәкъ менә миңа атап язылган хатлар алдым. Петербурдан, Чиләбедән, Ставропольдан. Һәм... шушы вакыт эчендә беренче тапкыр Казаннан! Беренче! Русиянең һәм илнең бөтен почмакларыннан хатлар алганда, алар арасында Казанның булмавы бик нык күзгә ташлана", диде Яңа ел алдыннан язылган бер хатында Алсу.
Ә берничә көннән дәвамын язды:
"Әйткәндәй, Казаннан почта аша тагын ике хат килде. Берсенең авторын беләм, икенчесен – юк. Кичә Русия көньягында яшәүче бер кыздан килде. Ул берничә атна элек Казанда булган, монда дуслары яши. Аңа монда бик ошый, елына берничә тапкыр килә икән. Дусларыннан минем турында белгән. "Тизрәк билет алып Казаннан китү теләге тойдым", дип яза ул. Мондый хәлнең яраткан шәһәрендә булуын көтмәве турында язган. Өенә кайтканда поездда миңа озын хат язган. Менә шундый гаҗәеп тарихлар, күпме изгелек бар усаллык артында".
Алсу Прага, Париж, Австрия, Германия һәм АКШтан бик күп хат, открыткалар алуы турында язды. "Бу шулкадәр күңелле. Гаҗәп тә хәтта. Бер ай чамасы килгәннәр, килеп җиткәннәр бит!", ди ул.
13 гыйнварда Алсу үзенә якыннарынан берничә хат килүен язды. Миңа аларсыз бик авыр иде. <...> Чынлыкта барысы да әкрен генә, ләкин тотрыклы рәвештә түзә алмаслык була башлады. <...> Каян көч алам? Сарыф итмәскә тырышам".
Таймс-сквер һәм АКШ реакциясе
АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел.
— Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.
Рауфоглу "АКШ Дәүләт департаментының бу аргументы безгә яхшы таныш", әмма "Алсу Кормашева инде өч ай сак астында һәм без моңдый эшләрдә АКШ хөкүмәте процедурасының үтәлүен һәм аңа тиешле статус бирүен көтәбез", диде.
Миллер белдерүеннән соң берничә көн узгач, 21 гыйнварда Нью-Йоркта Таймс-сквер мәйданында сәяси тоткыннар, шул исәптән Алсу Кормашева исемнәре күрсәтелде.
Якшәмбе көнне анда "Код 58" проекты кысаларында сәяси тоткыннар рәсемнәре күрсәтелде. Бу оппозиционер Алексей Навальныйны иректән мәхрүм итүнең өч еллыгына багышланган чара иде.
Бу көнне шулай ук Алсуны яклап Римда жуналист Сергей Ежов та пикетка чыкты.
30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып, Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип таныды.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум