Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Татарстанда 14,2 мең пар аерылышкан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта узган ел 25 меңләп пар өйләнешкән.

2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. Бу хакта Татарстан хөкүмәт йортының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Аның әйтүенчә, 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән һәм бу күрсәткечләргә күрә, Татарстан иң әз аерылышучылар саны ягыннан Идел буе төбәгендә беренче урында тора. Таркалган гаиләләр саны аз булу ягыннан икенче урында Мордовия, өченчедә Түбән Новгород белән Чуашстан тора диелә. Русиядә исә уртача 1000 никахка 722 аерылышу туры килә.

Шулай ук Нигъмәтуллина мәхкәмә аша аерылышу очракларының кимүен, 22,7 процентны тәшкил итүен сөйләгән. Әлег 2021 елда гына да бу 31,4 процент булган.

Элегрәк Нигъмәтуллина гаилә тормышының беренче 5-10 елы иң катлаулы чор булып санала, барлык теркәлгән никахларның 60лап проценты шушы вакытта таркала, дигән иде.

Аерылышуларга иң еш китерә торган сәбәп – тормыш иптәшләренең бер-берсен аңламавы, хыянәт һәм матди хәлдән канәгать булмау диде ул.

  • 2023 елда Башкортстанда да 14 меңләп пар аерылышкан. Шул рәвешле былтыр республикада ай саен эчендә 1,2-1,5 мең гаилә таркалган. Бу хакта Башстат хәбәр иткән иде.
  • 2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
  • 2015 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аерылышуларны катлауландыру тәкъдиме белән чыкты. "Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм мәхкәмәдә күпкә катлаулы булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим" дип сөйләгән иде ул.
  • 2016 елда Татарстан Дәүләт шурасы аерылышу эшен катлауландыру турындагы канун өлгесен тәкъдим иткән иде. Русия думасы әлеге канун өлгесен кире какты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG