Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президентына намзәт Борис Надеждин Татарстан Дәүләт шурасы сайлауларында катнашырга ниятли


Борис Надеждин
Борис Надеждин

Русия президентына намзәт Борис Надеждин илнең төрле төбәкләрендә үзен хуплаучылардан 200 меңләп имза җыелуын әйткән. Шуларның 105 меңен ул 31 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырмакчы була. Үзен теркәмәсәләр, ул Татарстан парламенты сайлавында катнашмакчы.

Русия президентына намзәт Борис Надеждин әгәр президент кампаниясеннән төшеп калса, быел сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауларда катнашырга ниятләве турында белдергән.

Бу хакта ул "Живой гвоздь" YouTube-каналына "әгәр сезне теркәмәсәләр алга таба нәрсә булачак?", дигән сорауга җавап биргәндә әйткән, дип яза "Коммерсантъ".

- Безнең сентябрьдә Мәскәү шәһәр думасына, Новосибирски парламентына, Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар булачак - бу җитди төбәкләр. Шушының белән шөгыльләнәчәкбез, дигән ул.

Журналист Үзәк сайлау комиссиясе Надеждинның Русия президенты сайлавында катнашу өчен җыйган имзаларын гамәлгә яраклы дип танымаса, "кешеләрнең протест белдерергә мөмкинлеге булмаячак" дип фикер белдергән. Моңа җавап итеп Борис Надеждин бөтен ил буйлап митинглар уздыруга гаризалар тапшырачагын әйткән.

"Илнең теләсә кайсы шәһәрендә безне меңләгән кеше хуплады. Шундый акылга сыймаслык хуплау булуын күрдем һәм без бик күп әйбер эшли алачакбыз", дигән ул.

Борис Надеждин Русиянең төрле төбәкләрендә үзен хуплаучылардан 200 меңләп имза җыелуын әйткән. Шуларның 105 меңен ул 31 гыйнварда Русия Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырмакчы була, бу фиркаләрдән намзәтләрне теркәү өчен бер таләп булып тора.

Узган атнада Надеждин Казанга килгән иде. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар.

Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык. Ул татарларның аерым европа халыкларыннан — словак, черногор милләтеннән дә зуррак булуын искәртте. Шул ук вакытта Татарстанда милли активистларның эзәрлекләнүен дә ассызыклады. Надеждин төбәкләргә күбрәк хокук бирелсә, мондый проблем булмас иде дип саный.

Аныңча, мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш", диде һәм зал аны алкышларга күмде.

  • Русиядә президент сайлау 15-17 мартта узачак.
  • Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара, ачыктан-ачык сугышка каршы карашта тора һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясый. Президент булып сайланган очракта Надеждин сугышны туктатырга һәм мобилизациягә эләгүчеләрне кире өйләренә кайтарырга вәгъда итә.
  • Хәзерге вакытта аңа 60 яшь, сәясәттәге юлын ул 1990нчы елларда башлый. 2000нче елларда "Уң көчләр берлеге" ("Союз правых сил") фиркасеннән Русия думасы депутаты була.
  • Элегрәк Русиянең оппозиционер сәясәтчеләре: Максим Кац, Михаил Ходорковский һәм Алексей Навальный тарафдарлары Надеждинның сайлауга баруын хупларга чакырды. Шуннан соң Русия һәм чит ил шәһәрләрендә Надеждин өчен имзалар җыю нокталарында чиратлар җыелды.
  • Чит илләрдә яшәүче Русия ватандашлары да Борис Надеждинны хуплап имзалар җыйды. Әйтик Төркиянең Истанбул, Анталья, Алания, Измир, Мерсин, Фәтхия шәһәрләрендә имза җыю нокталары оештырылган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG