Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 566 млрд сум керем алган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр салым һәм салым булмаган керемнәр 481,14 млрд сумга җиткән. Кире кайтарылмый торган бюджет керемнәре 84,56 млрд сум булган.

2023 елның 12 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 565,7 млрд сум керем алган, дип яза "Реальное время" республиканың финанс министрлыгына сылтама белән.

Былтыр салым һәм салым булмаган керемнәр 481,14 млрд сумга җиткән.

Бу акчаның 324,35 млрд сумы - керемнән салым, 41,95 млрд сумы тауар, хезмәтләрдән җыелган салым, 23,88 млрд сумы - җыелма керемгә салым, 55,73 млрд сумы - милеккә салым.

Кире кайтарылмый торган бюджет керемнәре 84,56 млрд сум булган. Штрафлар, килгән зыянны каплау акчалары бюджетны 5,37 млрд сумга тулыландырган.

Татарстанның 2022 елда берләштерелгән бюджет керемнәре 509,4 млрд сум булыр дип ниятләнде, әмма 517,3 млрд сум тәшкил итте.

  • 2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Депутатлар бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итте.
  • 2024 елда Татарстанның бюджеты дефицитсыз булыр дип көтелә. Бюджет өлгесендә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак диелде. Әмма шул ук вакытта Русия президентын сайлауны оештыру һәм уздыру аркасында Татарстанда бюджет дефициты артырга мөмкин.
  • Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов Азатлыкка аңлатканча, Татарстанның керемнәре артуы доллар үсүенә һәм хәрби сәнәгать җитештерүенә федераль бюджеттан зур акчалар бүлеп бирелүенә бәйле.
  • Шул ук вакытта Татарстан үз керемнәренең зур өлешен Мәскәүгә юлларга мәҗбүр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG