Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный кинәт үлгәннән соң Путин ФСИН мөдире урынбасарының дәрәҗәсен күтәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Gulagu.net хокук яклау проекты Бояринев "Путинның теләген тормышка ашырды — төп сәяси оппонентын юк итте", дип искәртә. "Шулай ук Бояринев күзәтчелегендә йөзләгән украин әсирен җәфаладылар, сугышны аклау өчен аларның күпчелегеннән тыныч халыкны атуларын танырга мәҗбүр иттеләр", дип ышандыра проект.

Президент Владимир Путин Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) мөдиренең беренче урынбасары Валерий Бояриневка генерал-полковник дәрәҗәсе биргән. Бу хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан фәрманнан күренә.

Бояриневка бу дәрәҗәле исем Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге 3нче төзәтү колониясендә кинәт кенә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный үлеп өч көн узганнан соң бирелгән.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең җирле идарәсе ышандыруынча, ул "йөрештән кергәч үзен начар хис иткән", "шундук диярлек аңын югалткан". "Оешманың медицина хезмәткәрләре кичекмәстән килеп җитте, ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртылды. Барлык кирәкле реанимация чаралары үткәрелде, алар уңай нәтиҗә бирмәде" диелде ФСИН хәбәрендә.

3нче төзәтү колониясе хезмәткәрләре Навальныйның әнисенә тапшырган документта сәясәтченең 16 февраль көнне җирле вакыт белән 14:17 сәгатьтә (Казан вакыты белән 12:17) үлүе әйтелгән. Әмма "Новая газета Европа"га бер тоткын үлем турында аңа кадәр дүрт сәгать алдан ук белгән идек дип сөйләгән иде.

Gulagu.net хокук яклау проекты Бояринев "Путинның теләген тормышка ашырды — төп сәяси оппонентын юк итте", дип искәртә. "Шулай ук Бояринев күзәтчелегендә йөзләгән украин әсирен җәфаладылар, сугышны аклау өчен аларның күпчелегеннән тыныч халыкны атулары һәм геноцид кылулары турында гаепләрен танырга мәҗбүр иттеләр", дип ышандыра Gulagu.net.

  • Навальный Русия оппозициясе сәяәтчесе. 2020 елда "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, 2021 елның 17 гыйнварында Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Башта аңа "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме реаль җәзага әйләндерелде.
  • Соңрак Навальныйга карата башка җинаять эшләре ачылды. Былтыр 2023 елның августында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер сәясәтчене экстремист берләшмә төзүдә, экстремизмга һәм аны финанслауга чакыруда гаепле дип тапты һәм 19 елга ирегеннән мәхрүм итте.
  • Навальный гаебен танымады, күпчелек хокук яклаучы оешмалар аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG