Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан кыйналуы хәбәр ителгән активист Дим Дәүләткилдинне җәйгә кадәр тикшерү изоляторында калдырганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул Уфа тикшерү изоляторында 17 июньгә кадәр калачак. Активистны тоткарлаулары турында 22 гыйнварда билгеле булды. Элегрәк Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын сөйләгән иде. Аның авыр хәлдә булуы әйтелде.

Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе активист Фаил Алсыновны хуплап Баймакта үткән протестлардан соң кулга алынган Дим Дәүләткилдинне кабат тикшерү изоляторында калдырган.

Ул Уфа тикшерү изоляторында 17 июньгә кадәр калачак, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо".

Элегрәк Дәүләткилдиннең туганнары аны куәт оешмалары вәкилләре кыйнавын сөйләгән иде. Аның авыр хәлдә булуы әйтелде.

Активистны тоткарлаулары турында 22 гыйнварда билгеле булды. Аны сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарладылар. Шуннан соң Уфага алып киттеләр һәм янына адвокатны кертмәделәр. Дәүләткилдин Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап узган митингта катнашканы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эшендә гаепләнә.

Расланмаган мәгълүматларга күрә, Баймактагы каршылык чарасыннан соң 73 кеше җинаять эзәрлекләвенә дучар булган, дип яза "ЗПЧ" Telegram-каналы. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә гаеплиләр. Башта тикшерү вакыты чикләнгән булганга, бөтенесенә дә чикләү чарасы 17 мартка кадәр билгеләнә иде, тик тикшерү вакыты озайтылды.

Башкортстанда гыйнвар аенда Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашкан һәм ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган Рифат Даутов үлде.

Медиа аның тоткарланганнан соң автозакта үлүен язды. Кайбер каналларда исә ялган хәмердән агуланып үлгән дип яздылар.

6 февральдә - ОМОН һәм полиция контроле белән - Рифат Даутовны җирләделәр. Мәрхүмнең гаиләсе җирләүгә күп кеше килмәсен өчен аны күмү көнен һәм вакытын сер итеп саклады.

Башкорт корылтае һәм республика башлыгы очрашуында Башкортстанның халык артисты Риф Габитов Даутовның истәлегенә хөрмәт белдерү өчен бер минут тынлык игълан итәргә һәм торып басарга тәкъдим итте.

Хәбиров моны тәкъдим иткәнче, "мондый ахмак әйберләр өчен гомер буе оят булмасын өчен", башта "биш тапкыр уйларга кирәк иде" диде.

Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән".

  • 7 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG