Бакчасарай һәм Җанкөйдәге кырымтатарлар өйләренә куәт оешмалары вәкилләре, гадәттәгечә, иртәнге сәгать алтыларда килде. Коралланган, битлек кигән ирләрнең килеп керүе йоклап яткан балаларны гына түгел, хәтта хатын-кызларны да куркуга салган. Бу хакта алар үзләре "Кырым теләктәшлеге"нә сөйләде.
Күпбалалы ата Арсен Кашканың хатыны тугызынчы ай йөкле булган. Ирен сак астына алганнан соң, ул хастаханәгә эләгә һәм берничә көннән соң алтынчы баласын таба.
Арсен Кашкадан тыш Җанкөйдә тентүләр элекке имам Ремзи Куртнезиров, Ваит Мустафаев, Али Мамутов, Энвер Халилаев һәм Наримин Аметовта, Бакчасарайда "Кырым теләктәшлеге" активистлары Рустем Oсманов, Азиз Азимов, Немет Люманов һәм Мустафа Абдурамановта узды. Сәламәтлеге сәбәпле имамлыктан киткән Куртнезировны мәхкәмә өй сагына утыртты, ә калган активистларны сак астына алды. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашы булуда гаеплиләр.
Соңгы айдарда куәт оешмалары вәкилләренең кырымтатарларга килүе артты. 29 февраль Кырымның Иске Кырым шәһәрендә Ислям Терек (Киров) районы кырымтатарларның йортларында, шәһәр мәчетендә Экстремизмга каршы көрәш үзәге ("Э") хезмәткәрләре тентүләр үткәрде.
Аңа кадәр Кырым журналисты, хокук яклаучы кырымтатар активисты Лутфие Зудиевада тентү булган иде. Янына адвокатны кертмәделәр, соңрак "Экстремизмга каршы көрәш" үзәгенә алып киттеләр. Аны "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану" маддәсе нигезендә ике беркетмә төзеделәр һәм штрафка тарттылар.
БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе Кырымны Русия басып алганнан соң, ягъни соңгы ун елда кеше хокуклары торышы хисабын чыгарды. Анда оккупация белән килешмәүчеләргә карата барган репрессияләр, милли һәм дини карашларны бастыру, Русия ватандашлыгын алырга мәҗбүр итү һәм башка шундый хокук бозу хәлләре бәян ителә.
Еллык хисаптан аермалы буларак әлеге документта аерым очраклар тикшерелми, ә соңгы ун елда ярымутрауда булган хәлләр гомумиләштерелә. Шуңа да карамастан, бу бик мөһим документ, чөнки ул БМО институтларының игътибарын Кырымны басып алу проблемына юнәлтә, дип әйтә Кырым кеше хокуклары төркеме башлыгы Ольга Скрипник. Бу документ Русиянең Кырымда алып барган сәясәтен күзалларга мөмкинлек бирә.
Кырымда Русия паспорты алудан баш тартучыларга Мәскәү административ басым башлады. Ул мәхкәмәләр аша эшләнә. Оккупациядән соң Русия мәхкәмәләрне үз контроленә алды. Русия паспорты булмый торып медицина, администартив һәм башка хезмәтләрне куллану кыенлашты. Паспорты булучылар һәм булмаучылар өчен тигез булмаган шартлар тудырылды. 2017 елдан 2024 елга кадәр Кырым мәхкәмәләре ким дигәндә 864 кешене депортацияләү карары чыгарды. Алар күбесенчә Русия кануннары нигезендә "чит ил кешеләре" дип саналган Украина ватандашлары.
2014 елның апрель азагына Украина эчендә күченүче 7207 кеше теркәлгән, аларның күпчелеге кырымтатарлар. Рәсми статистика күрсәткәнчә, хәзер Украинаның төрле төбәкләрендә Кырымнан күчкән 50 меңнән артык кеше теркәлгән. Шул ук вакытта, 2014 елдан соң Кырымга күченүче Русия ватандашлары саны да артты. 2014-2017 елларда 100 меңнән артык Русия ватандашы рәсми рәвештә Кырымга күчте, алар арасында пенсионерлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр бар.
Украина хокук яклаучылары китергән саннар зуррак. Ольга Скрипник моны БМО хисабына мониторинг миссиясе раслый алган мәгълүматлар гына кертелүе белән аңлата, әмма оешманың Кырымнан мәгълүмат алу мөмкинлеге юк. Украина ягының расланган мәгълүматы күбрәк дип саный Скрипник. Мисал өчен, ярымутрауга күченгән Русия ватандашларына килгәндә, хокук яклаучылар бәяләвенчә, алар инде 50 меңнән дә артып китә.
"Русия берничә юнәлеш куллана. Документлаштыру өчен иң кыены - хәрби контингент. Аңлашыла, без төгәл санны белә алмаячакбыз. Русия хәрбиләр һәм ФСБ кебек махсус хезмәтләр вәкилләре саннарын яшерәчәк. Шулай ук аларның гаилә әгъзалары да сер булып саклана, чөнки күбесе гаиләләре белән күченә", ди Ольга Скрипник.
2014 елдан башлап, БМО Кеше хокуклары югары комиссиясе идарәсе (OHCHR ) Украина яклы активистларының, Кырымтатар оешмалары әгъзаларының һәм Кырым журналистларының югалуын документлаштырды. Барлыгы 104 кеше (95 ир-ат һәм 9 хатын-кыз). 2024 елның 26 февраленә урланган яки канунсыз кулга алынган 44 кеше җибәрелде, 37 кеше сак астында, 21 кеше хәбәрсез югалган, 2 кеше үлгән.
Зыян күрүчеләрнең берсенә дә, аларның гаиләләренә дә компенсация тәкъдим ителмәде. Кеше хокуклары югары комиссиясе идарәсе бу кешеләрнең юкка чыгу очракларына бәйле Русия хакимиятенең эш ачуы турында ышанычлы мәгълүмат таба алмады.
2014 елдан башлап OHCHR Кырым ФСБ хезмәткәрләренең 55 кешене җәфалау яки алар белән рәхимсез кылану очракларын документлаштырды. 2024 елның 15 февраленә Кеше хокуклары югары комиссиясе идарәсе Русия кораллы көчләрен "кимсетү" һәм аларга "каршылык күрсәтү" максатындагы хокук бозулар өчен җиде җинаять эше (барысы да ир-атлар) һәм 583 административ эш (359 ир-ат һәм 224 хатын-кыз) ачуын раслады.
Бу очракта да Украина хокук яклаучыларның мәгълүматы башка. Алар хәбәрләренә караганда, кешеләрне урлаулар да, җәфалаулар да зуррак санда. Кырым хокук яклау төркеме базасында сүз 1400 кеше турында бара. Кырым урланган кешеләрне ябып тоту өчен канунсыз урын булып санала.
"Тагын нәрсә мөһим, җәфалаулар һәм урлаулар кебек яңа тенденцияләр көньякка хас, Украинаның басып алынган көньяк җирләренә. Чынлыкта, 2022 елның 24 февраленнән соң кешеләрне урлаулар әле дә дәвам итә. Бу урланган кешеләр басып алынган Кырымга җибәрелә, ягъни Кырым бу кешеләр өчен канунсыз тоткарлау урыны буларак кулланыла.
Кырымда урланган һәм юкка чыккан кешеләрне тоту өчен ким дигәндә ике тикшерү изоляторы төзелде һәм ачылды. Бу 2нче һәм 8нче тикшерү изоляторлары. Бу 2022 елдан соң барлыкка килгән яңа мөһим проблемнарның берсе булуга карамастан, кызганычка каршы, әлеге тенденция бу хисапта чагылмый," диде Скрипник "Крым Реалии"га.
Ольга Скрипник әйтүенчә, үзбилгеләнүне (идентичность) һәм ирекле фикер чагылышын юк итү тоталитар дәүләтнең типик моделе, һәм нәкъ менә бу модель Кырымда 2014 елдан бирле кулланыла.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
- 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
- 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
- 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум