Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшырачак


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Шул ук вакытта 9нчы сыйныфлар арасында татар телен сайлаучылар 1,5 мең укучыга арткан.

Быел Татарстанда Бердәм республика имтиханын (БРИ) 7 укучы тапшырачак. Бу узган елдан бер укучыга азрак. Әлеге саннарны бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Быел 11 сыйныф укучылары арасында татар телен Олы Әтнә урта мәктәбе, Мөслим лицее, Түбән Каманың 31нче урта мәктәбе, Казандагы Яңа Савин районының 85нче мәктәбе, Идел буе районының 127 мәктәбеннән берешәр укучы һәм Казанның Совет районының 180нче полилингваль гимназиясеннән ике укучы сайлаган. Алар имтиханны 23 майда тапшырачак.

"Ничек бар, шулай. Димәк, безнең 11 сыйныфлар белән аңлату эше җитми. Әти-әниләрнең, үзебезнең, массакүләм мәгълүмат чараларының эшләп җиткермәүләре дип тә әйтергә кирәк. Бергәләп эшләгән очракта гына балаларның саны артырга мөмкин. Ни өчен — чөнки татар телен 11нче сыйныфта гына сайлап түгел, телгә кечкенәдән мәхәббәт уятырга кирәк. Моның өстендә без барыбыз да бик нык итеп эшләргә тиешбез. Бүтәнчә моңа җавап биреп булмый", диде Һадиуллин татар телен сайлаучылар саны аз булуның сәбәбен аңлатып.

Шул ук вакытта быел 9 сыйныфлар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар арткан. Быел туган телдән барлыгы 4 046 кеше сынау бирәчәк. Бу укучыларның 9,7 процентын тәшкил итә. Шуларның 3 854 — татар телен сайлаган. Бу узган елдан 1 497 укучыга күбрәк.

Чуаш телен 139 укучы, удмурт — 33, марий телен — 20 укучы тапшырачак. Туган тел имтиханы 23 майда, туган әдәбият — 24 майда узар дип көтелә. Шулай ук 20, 21 июньдә һәм 3 июльдә туган тел һәм әдәбияттан өстәмә имтиханнар бирү каралган.

2023 елда Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган 2 491 укучы туган телдән төп дәүләт имтиханын бирде. Бу укучыларының 6,3 процентын тәшкил итте.

2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән бердәм республика имтиханын (БРИ) 8 укучы тапшырды. Казан укучысы Ихтыяр Кыямов татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган бердәнбер укучы булган.

  • 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар. Бу сынауны Балтач районының Норма урта мәктәбен тәмамлаучы Әдилә Шәйхетдинова гына узды.
  • Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG