Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстаннан Кырымга 1 600гә якын бала ял итәргә барачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия аннексияләгән ярымутрауга һөҗүмнәр артуына карамастан, Татарстан рәсмиләре анда ял итү имин дип саный.

Быел Татарстан 1 596 баланы Русия аннексияләгән Кырымга ял итәргә җибәрәчәк. Бу хакта республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдреде.

Аның сүзләренчә, Кырымда урнашкан "Сатера" аланында 700, "Сәләт - Ак Барс" аланында — 896 бала ял итәр дип көтелә.

"Иминлек саклау оешмалары белән килешү төзелде, алар белән эш алып барыла. Диңгез буена бару, ашау-эчү мәсьәләләре дә каралган. Без куркынычсызлык таләпләрен үтибез", диде Садыйков.

Кара диңгез буенда ял итүнең уртача бәясе — 37-39 мең сум.

Моннан тыш, Русия оккупациясендә калган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендәге (әлеге шәһәрләр Мәскәү тарафыннан Татарстанга төзекләндерергә кушылды) 462 бала Кырымдагы "Сәләт - Ак Барс" аланында ике сменада ял итәчәк.

Быел Кара диңгез буенда Татарстаннан барлыгы 5 676 бала ял итәчәк. Бу узган елдан 300дән артык кешегә күбрәк. Аларның төп өлеше Краснодар краена юллама алган.

Быел Татарстан балалар аланнары оештыру өчен 2,5 млрд сум тотачак. Җәен аларда 172 бала ял итә алачак диелә.

  • Татарстан Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә аланнарга җибәреп тора. Гәрчә, аннексияләнгән ярымутрау даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.
  • 2023 елда аннексияләнгән Кырымда Татарстан балалары ял итә торган аланнар куәт һәм иминлек оешмаларының контролендә дип ышандырдылар.
  • Шул ук вакытта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Кырымда ял итәргә теләүче балалар саны кимүен дә әйткән иде.
  • 2024 елның 24 маенда аннексияләнгән Кырымда ракет һөҗүмендә ике кешенең һәлак булуы хәбәр ителде. Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, җомгага каршы төндә Кырым күгендә өч ATACMS ракеты бәреп төшерелгән.
  • Украина Кырымдагы һәм Кара диңгездәге һәдәфләргә һөҗүм итә, шул рәвешле Кара диңгез флотының берничә көймәсе батырылды, аның Акъярдагы штабы зарарланды. Шулай ук ике тапкыр Кырым күперендә шартлаулар булды. Аның беренчесе 2022 елның октябрендә, икенчесен узган елның июлендә булган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG