Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан язучылар берлеге Энгел Фәттахов һәм Раил Садриевны яклап мөрәҗәгать чыгарды


Язучылар Фәттаховка карата уңай карар чыгаруны, Садриевны театрда мәхрүм итмәүне сорый.

Татарстан язучылар берлеге идарәсе Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе башлыгы Валерий Липский исеменә ришвәт алуда гаепләнүче Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховны һәм 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелүче Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны ачык хат белән чыкты. Ике мөрәҗәгать тә берлек сайтында урнаштырылган.

Хатта Энгель Фәттахов республикада гына түгел, Русия төбәкләрендә дә билгеле шәхес булуы, аның милли мәгарифкә, әдәбият үсешенә өлеш кертүе турында әйтелә. Ул министр һәм район башлыгы булып эшләгән вакытында "Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесе, аның тарафыннан гамәлгә куелган Гамил Афзал исемендәге әдәби премиянең яшь язучыларны ачарга ярдәм итүе искәртелә.

— Республикабыз үсеше өчен көчен кызганмаган тынгысыз җанлы, якты күңелле шәхес буларак, аның язмышы безне битараф калдыра алмый. Без аның намуслы кеше булуына ышанабыз, — диелә мөрәҗәгатьтә.

Бүген язучылар берлеге идарәсендә 26 язучы, әдәбият галиме исәпләнә. Алар арасында оешма рәисе, язучы Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Әхәт Мушинский һәм башкалар бар.

Раил Садриевны яклап язылган ачык хатны яклап Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәсие Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.

— Раил Илдар улы бар көч-егәрен куеп иҗтиһат иткән, гомерен багышлаган театр эшчәнлегеннән читләштерелде. Бу – республикабызның театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен дә авыр сынау булып тора.

Без әлеге эшнең гадел рәвештә каралуына ышанабыз, һәм Сездән, хөрмәтле Валерий Андреевич, Раил Садриевка һөнәри эшчәнлеген дәвам иттерүдә булышлык күрсәтүегезне үтенәбез. Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора, диелә ачык хатта.

Энгел Фәттахов эше

Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, 62 яшьлек Энгел Фәттаховны ике айга - 21 июльгә кадәр сак астына алдылар.

Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән. Әлеге сумма ришвәт бирүче авызыннан чыккандыр, аны тикшерүчеләр әле расламаган дип яза "Реальное время". Басма үз чыганакларына сылтанып язуынча, сүз "ПСК "Спецстрой" турында бара.

Раил Садриев эше

20 майда Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриев тоткарланды. 22 майда мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны - Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG