Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда хәмер сату 5 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның бары биш районда гына исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итү артмаган.

2024 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда алкоһол 1,94 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чорыннан 5 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт алкоһол инспекциясе.

Республикада бары биш районда — Кама Тамагы, Теләче, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Әтнә районнарында гына исерткеч эчемлекләр сату артмаган. Калган районнарда сәүдә күләме арткан. Иң күп сату Югары Ослан районында 6,2 литр күләмендә теркәлгән.

Татарстанда уртача бер кеше башына 4,9 литр хәмер сатылган. Спиртлы эчемлекләр арасында аракы белән сәүдә итү 1 процентка кимегән. Шул ук вакытта башка төр алкоһолләрне сату үскән.

Ел башыннан Башкортстанда да хәмер сату арткан. Гыйнвар-март айларында сәүдә 5,2 процентка үсте. Шул ук вакытта елның беренче өч аенда Башкорстанда алкоһол җитештерү 38,3 процентка артты, дип хәбәр ителде.

2023 елда Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 4 процентка артып, рекордлы күрсәткечкә җиткән иде.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • "Алга таба эчкечелек арту күренешенә әзер булырга кирәк. Казанда мобилизациягә эләгүчеләрне җыю пунктында да бик күп эчүчеләр бар дип әйттеләр. Бу аларның стресс, депрессия, алда билгесезлек көтүе белән бәйле. Яшьләр үзләрен шулай тынычландырып бик күп эчә башлаган. Аракы сатуның артуы шуннан да килергә мөмкин. Бер эчмәгән кешеләр дә эчә башлавы бар. Шуңа да алар (мобилизациягә эләгүчеләр) кайтканнан соң эчкечелек артуы ихтимал. Алар бик көчле стресс кичереп кайта", ди ул.
  • Ике республикада да төрле хәмер сатуга төрле чикләүләр кертә башлады. Мәсәлән, Казан үзәгендә KazanForum җыены вакытында спиртлы эчемлекләр сатылмады. Хәзер Татарстанда кафе һәм барларда кичке уннан соң хәмер сатуны тыймакчылар.
  • Башкортстанда хакимиятләр Соңгы кыңгырау һәм Сабантуйлар көннәрендә хәмер сатуны тыйды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG