Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда татар теле белгечләрен әзерләүдә бюджет урыннары кимегән


Сүз татар теле филологлары һәм укытучылары турында бара.

2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак. Әлеге саннарны бүген КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе җитәкчесе Рамил Мирзаһитов "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, татар теле белгечләре ике юнәлештә әзерләнәчәк. Беренчесе — филологлар. Аңа татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлеге карый. Икенче юнәлеш — татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы.

— Ике юнәлешкә дә Русия бюджеты тарафыннан 20шәр бюджет урыны каралган, — диде ул. — Ягъни һәрберсендә берәр төркем. Бу юнәлешләргә укырга керер өчен урыс теле һәм җәмгыять белеменән бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре кирәк. Татар теленнән эчке имтихан бирү каралган. Ул июльнең икенче яртысында узачак.

Моннан тыш, КФУда күптелле укытучылар әзерләнү дәвам итәчәк. Быел барлыгы 7 програм нигезендә белем алачак. Бу математика һәм физика, математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, башлангыч сыйныф һәм инглиз теле, урыс теле һәм инглиз теле, чит тел һәм икенче чит тел укытучылары төркемнәренә студентлар туплау каралган. Мирзаһитов аңлатканча, һәр төркемдә 25 максатчан әзерләү урыннары бар. 4-5ле билгесенә укыган очракта, аларга 15 мең сумлык стипендия түләү каралган.

Узган уку елында КФУда татар теленнән филологларны әзерләүгә 45 бюджет урыны бүлеп бирелгән иде.

• Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшырачак, дип хәбәр ителде. Бу узган елдан бер укучыга азрак.

• Соңгы елларда татар теле белгечләрен әзерләү Казан югары уку йортларында кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.

• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG