Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән чыгарылыш имтиханы тапшыручылар укырга кергәндә өстәмә балл бирүне сорады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татар теленнән БРИ нәтиҗәләре югары уку йортына кергәндә исәпкә алынмый.

Бүген, 27 июльдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теленнән Бердәм республика имтиханы (БРИ) тапшырган җиде укучы һәм аларның укытучылары белән очрашу узган. Утырышта Мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка рәсмиләр катнашкан.

Очрашу вакытында Түбән Кама шәһәренең 35нче лицееннан БРИ тапшырган җиде укучының берсе Самира Сәгыйтова татар теленнән имтихан нәтиҗәләре югары уку йортына кергәндә исәпкә алынмавын әйткән.

— Татар теленнән республика имтиханын тапшыручылар артсын өчен өстәмә мотивация тудырырга кирәк, — дигән ул, аның сүзләрен "Татар-информ" дәүләт агентлыгы китерә. — Әлеге имтиханны тапшыручыларга Казанда югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл бирсәләр, теләк белдерүчеләр артыр иде. Минем белән килешәсездер, без һәр балл өчен көрәшәбез, безнең өчен бер балл да мөһим.

Сәгыйтова Казан шәһәренең 171нче мәктәбе укучысы Карина Хәйруллина мисал итеп китергән. Ул татар теленнән имтиханны 92 баллга бирсә дә, төп фәннәрдән 3 балл җитеп бетмәү сәбәпле КФУның "татар филологиясе"нә укырга керә алмый.

— Ул Казан дәүләт аграр университетына укырга керергә уйлый. Шулай булгач, татар теленнән имтихан тапшырган укучылар да югала бара. Өстәмә балл белән генә мотивацияне күтәреп буладыр, — дигән ул.

Моннан тыш, КФУда татар теле белгечлегенә укырга кергәндә дә татар теле имтиханы исәпкә алынмавын әйткәннәр, аларга уку йортының татар теленнән эчке имтиханын тапшырырга кирәк булачак.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ректорлар белән сөйләшәчәген әйткән.

— Без бу хакта ректорлар шурасына, Казан федераль университетына яңадан мөрәҗәгать итәргә тиешбез, — дигән ул. — Өстәмә балларның гомуми саны закон нигезендә 10нан артырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне күтәргәнебез булды. Мөмкинлекләр бар. Өстәмә балларны югары уку йортлары үзләре хәл итә. Кабул итүгә кагылышлы устав документында өстәмә пункт итеп кертә алалар.

Мәгариф министры татар теленнән БРИ тапшырган җиде укучы белән элемтәдә торачакларын әйткән.

Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.

2023 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан бердәм БРИны 8 укучы тапшырды. Быел аларның саны 7 булды.

2024-2025 уку елында Казан федераль университетында татар теле белгечләрен әзерләү өчен 40 бюджет урыны бүленгән. Бу узган елдан 5 урынга азрак.

  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG