70 минутлык лекциядән соң чит илдән килүчеләр Русиядәге миграция һәм хезмәткә бәйле кануннарны белә алачак, дип яза "Коммерсант".
Документның бер өлешендә Русиянең чиген узу, патент алу, хезмәт килешүен имзалау кагыйдәләре аңлатыла. Курсны алып баручы шулай ук Русия гаскәрләренә килешү төзеп хезмәт иткәннән соң кеше тиз һәм җиңел итеп Русия ватандашлыгына ия булачаган аңлатырга тиеш булачак.
Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
Моннан тыш лекциядә Русия — дөньяви дәүләт икәнен ассызклап, теге яки бу дингә катнашы булганны ачык итеп күрсәтү, дини гыйбадәтләрне, мәсәлән, намазны урамда, җәмәгать урыннарында кылу гадәте юк дип аңлатылган. Шулай ук корбан чалу да ярамаганы язылган.
Курс вакытында Русиядә хатын-кызлар ачык һәм җете төсле киемнәрдән йөрүе — гадәти күренеш һәм бу аларның танышырга әзер булуын аңлатмый дип өйрәтеләчәк. Курсны булдыручылар Русиядә хатын-кызлар ирләр беррәттән бер хокукка ия дип сөйли. Таныш булмаган кешеләргә кагылырга, аларга сызгырырга, тел шартлатып озатып калырга ярамаганы аңлатачаклар.
Курсның өченче өлешендә мигрантларга Русия кануннарын үтәмәгән очракта нинди җәзага тартылырга мөмкин булулары турында сөйлиячәкләр. Лекцияне алып баручылар шулай ук митинг, демонстарцияләрдә катнашудан тыелырга, экстремистик, террорчы оешмалар белән эш итәргә ярамаганлыкны аңлатырга тиеш булачак.
Курста шулай ук Русия белән Урта Азия илләре арасындагынмөнәсәбәтләр ничек корылуы турында тарих та укылачак.
Текст материаллардан тыш 11 аннимацион роликлар та ясалган. Анда төп каһарманның исеме — Тимур, ул үзен Мәскәүдә инде 10 ел яшим дип таныштыра һәм лекциядәге мәгълүматны җиткерә.
Милләтләр эше буенча федераль агентлык узган елны ук бу проект әзерләнеп бетте, лекцияләрне башта Калининград, Мәскәү өлкәләрендә, Краснодар, Пермь крайларында һәм Якутиядә сынап караячаклар дип белдергән иде.
- Татарстанда мигрантлар саны да кими башлады дип белдергән иде түрәләр. Татарстанстат мәгълүматына караганда, 2023 елда Татарстанга 86,5 мең мигрант килгән, шуларның 8 меңе республикада калган. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 20 процентка азрак.
- Апрель башында Казанда эшче мигрантларны тикшерүләре хәбәр ителгән иде. Тәртип саклау оешмалары вәкилләре Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнарындагы төзелеш барган урыннарда булган. Төзелеш мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрдәге зур базарларны да тикшерүләре әйтелә.
- Моңа кадәр март аенда да Казандагы полиция мигрантлар арасында хәрби исәпкә куердай кешеләрне эзләп шәһәрнең зур төзелешләрендә рейдлар үткәргән иде.
- Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда мигрантларга басым арта. Полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум