Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надеждин штабының ике намзәте Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына уздырылмады


Татарстан Дәүләт шурасы
Татарстан Дәүләт шурасы

Намзәтләр өчен хуплап куелган имзаларның гамәлгә яраксызлары күп булуы белән аңлатканнар.

"Сивил инициатива" фиркасе һәм Надеждин штабыннан тәкъдим ителгән ике намзәт 8 сентябрьдә узачак Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына үткәрелмәде. Бу хакта Надеждин штабының Казан бүлеге хәбәр итә.

Сайлауда катнашыр өчен җыелган имзаларны тикшерү беркетмәсе нигезендә, намзәт Айрат Гомәровны хуплап куелган 1 900 имзаның 655-е гамәлгә яраксыз дип табылган. Икенче намзәт Роман Новиков өчен куелган имзаларның 91 проценты — 1 900дән 1 730-ы яраксыз булуы ачыкланган.

— Безнеңчә, алар бәйсез намзәтләрне якынча 2 000 тавышлы имза җыю фильтры белән махсус читкә кагалар. Эшче төркем намзәт көчлерәк булган саен, аларның нәтиҗәсе начаррак була, дигән принцип белән эш итә кебек, — дип белдерделәр Надеждинның Казан бүлегендә.

Моңа кадәр "Сивил инициатива" фиркасе һәм Надеждин штабы Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына өч намзәт тәкъдим итте. Өченче намзәт Марат Әхмәтҗанов өчен хуплап җыелган имзаларның нәтиҗәсе турында әлегә әйтелми.

  • Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк. 100 депутатны биш елга сайлап куячаклар: яртысын — фирка исемлекләреннән, яртысын — бер мандатлы бүлгеләрдән. Сайлау 365 миллион сумга төшәчәк.
  • Элегрәк Русия президентына намзәтлектән төшереп калдырылган Борис Надеждин да Татарстан Дәүләт шурасы сайлавында катнашырга теләвен әйткән иде, ләкин ул гариза бирмәде.
  • Сайлауда Татарстан парламентының хәзерге рәисе, 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Моңа кадәр ул рәислектән китү ихтималы турында әйтсә дә, әлегә төгәл карар кабул итмәвен әйтте. Парламенттан китүне ул "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип аңлатты.
  • Украинадагы сугыштан кайткан ике хәрби дә Татарстан депутаты булырга җыена. "Бердәм Русия" фиркасе праймеризында алар беренче иллелеккә кергән.
  • Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде.
  • Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG