Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Яшин: "Мин бүген Русиягә кайтсам, бу киләчәктә алмашыну мөмкинлеген юкка чыгарачак"


Владимир Кара-Мурза, Андрей Пивоваров һәм Илья Яшин
Владимир Кара-Мурза, Андрей Пивоваров һәм Илья Яшин

Сәясәтчеләр үз эшчәнлеген чит илләрдә дәвам итәргә җыенуларын белдерде.

Русия белән Көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан сәясәтче Илья Яшин алмаштырудан баш тартып язма гариза язган булган. Бу хакта ул Бонн шәһәрендә Deutsche Welle редакциясендә узган матбугат очрашуында сөйләде.

Яшин соңгы көннәрдәге вакыйгаларны алмаштыру булырак түгел, "аның ихтыярыннан тыш Русиядән канунсыз чыгару" дип атады.

— Ничек бар, шулай әйтәм: хәзер иң зур теләгем – кайту. Беренче теләк булып һава аланына барып, билет алу һәм Русиягә кайту иде. Ләкин миңа шулай аңлаттылар: минем кайтуым киләчәктә [илләр арасында] барлык алмашыну мөмкинлекләрен юкка чыгарачак, — дип белдерде ул.

Яшин һәм матбугат очрашуында шулай ук катнашкан Владимир Кара-Мурза аларга Путиннан ярлыкау сорау тәкъдим ителгәнен әйттеләр. Алар моннан катгый баш тартканнар.

Матбугат очрашуында катнашкан өченче элекке сәяси тоткын, Андрей Пивоваров Көнбатыш илләргә мөрәҗәгать итеп, гади русияләргә йөзләре белән борылырга, аларга басым ясамаска өндәде.

Сәясәтчеләр үз эшчәнлеген чит илләрдә дәвам итәргә җыенуларын белдерде. Кара-Мурза алар Русиягә кайтачаклары һәм Русиянең киләчәктә ирекле һәм демократик ил булачагын әйтте.

  • 1 августта бер төркем Көнбатыш илләре һәм Русия арасында тоткын алмашу үтте, шуның нәтиҗәсендә Русия ягыннан 16 кеше азат ителде һәм аларга илдән китү оештырылды. Шулар арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш та булды.
  • Алмашу нәтиҗәсендә 13 сәяси тоткын: сәясәтчеләр Владимир Кара-Мурза белән Илья Яшин, "Ачык Русия" хәрәкәтенең элекке башкарма мөдире Андрей Пивоваров, "Мемориал" рәистәше һәм хокук яклаучы Олег Орлов, рәссам Александра Скочиленко, Навальныйның Уфадагы һәм Томскидагы штабларының элекке җитәкчеләре Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева, үсмер Кевин Лик, Иван Сафронов эшендә гаепләнүче Демури Воронин, Барнаулдагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Вадим Останин, велоактивист Германа Мойжес, Патрик Шебель һәм Рико Кригер Германиянең Кельн шәһәренә очып килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG