Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Камал театрына "1552" спектаклен куймаска киңәш иткәннәр


Казанда Камал театры бинасы
Казанда Камал театры бинасы

Мондый карарны Камал театры үзе кабул итмәгән, ә "югары кабинетларда" киңәш иткәннәр.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры режиссер Айдар Җаббаровның "1552" дип аталган спектаклен әзерләмәскә булган. Ул "Хуш, авылым" спектакленең өченче өлеше булырга тиеш иде.

"БИЗНЕС Online" үз чыганакларына сылтанып язуынча, мондый карарны Камал театры үзе кабул итмәгән, ә "югары кабинетларда" киңәш иткәннәр. Чыганаклар сүзләренчә, "бүген Казанны Явыз Иван яулау елына карата аллюзюияләр белән халыкны тынгысызлау вакыты түгел" дигән ишарә ясаганнар.

Театрның үзендә репертуарны үзгәртү - гадәти күренеш дигәннәр.

"Репертуар планы үзгәрде. Әлеге вакытта Айдар Җаббаров "Әлфия" дип аталан башка спектакль әзерли (җырчы Әлфия Афзаловага багышлана - ред.). Репертуар планын үзгәртү - театрларда гадәти гамәл", дип китерә Камал вәкиле сүзләрен "БИЗНЕС Online".

"Хуш, авылым"ның дәвамы буларак "1552" спектаклен әзерләү турында былтыр августта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр иткән иде. 2023/2024 театр сезоны тәмамланды, ләкин спектакль куелмады.

"Хуш авылым" премьерасы 2020 елда, "Хуш авылым. Хыял" - 2021 елда булды. Җаббаров аларны татар авылларына экспедицияләр нигезендә татар язучыларының проза әсәрләрен кулланып куйды. Анда вербатим технологиясе дә кулланылды.

1552 - Казан ханлыгын Явыз Иван гаскәре басып алган ел. Татарлар октябрь аенда бу уңайдан Хәтер көне уздыра. Хакимиятләр әлеге датаны зурлап искә алудан качарга тырыша. 2022 елдан башлап аны уздыруга рөхсәт юк. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы кызыклы карар кабул итте. Татар халкының фаҗигаи көнен көзен билгеле бер көндә түгел, Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтәргә кирәк, диделәр.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG