Google ширкәте АКШ президентына намзәтләр Дональд Трамп белән Камала Һаррис сайлау алды штабларына киберһөҗүм булуын раслады. Элек президентлыкка намзәт булган Джо Байденның сайлау алды штабына да һөҗүм булган диелә.
Google тараткан белдерүдә киберһөҗүм омтылышларында APT42 төркеме хакерлары шикләнелә диелә. Бу хакерлар Иран белән бәйле дип санала.
Хакерлар Деморкратик һәм Республикан фиркаләреннән президент кампанияләренә бәйле булган аккаунтларга һөҗүм ясарга тырышкан. Алар арасында элекке һәм гамәлдәге дәүләт хезмәткәрләре бар.
Аккаунтларны җимереп ачу омтылышлары туктатылган, алар уңышсыз булган, ди ширкәт.
Һаррис штабында һөҗүмнәр һәдәфе булуын CNNга расладылар. Анда һөҗүмнәрнең уңышлы булганы турында мәгълүмат булмавын әйттеләр.
Элегрәк Трамп сайлау алды штабы эчке коммуникацияләргә һөҗүм ясалганын белдерде һәм бу гамәлдә Иранны гаепләде.
ФБР президент намзәтләре штабларына киберһөҗүмнәр омтылышларына бәйле тикшеренү үткәрә.
- АКШта президент сайлаулары 2024 елның 5 ноябрендә узачак. Демократик фиркадән сайлауда хәзерге вице-президент Камала Һаррис, Республика фиркадән элекке президент Дональд Трамп катнаша.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум