Төркиянең Бөгрүделик авылы турында яңа китап дөнья күрде. Ул "Татарларның Себердән Коньяга гамь тулы хиҗрәте" ("Sibiryadan Konyaya tatarların gam yüklü hicreti") дип атала. Аны авылда яшәүче активист Рәхмәтулла Куртаран язган. Китапта авылның бер гасыр эчендә ничек үзгәргәне, югалган йолалар һәм сакланган кайбер гореф-гадәтләр турында укырга мөмкин. Азатлык Рәхмәтулла әфәнде белән авылның үткәне һәм бүгенгесе, милли йолаларның юкка чыгуы турында сөйләште.
Яңа китап 1 мең данәдә төрек телендә дөнья күргән. Шулай да авылда сакланган халык авыз иҗаты латин хәрефләре белән татарча да бирелгән. 315 битлек хезмәт өч бүлектән тора: Себердән Анадолуга күчү хәтирәләре, Себердән Анадолуга китерелгән мәдәният һәм Себердән Бөгрүделик хиҗрәтенә бәйле сөйләшүләр. Китап татар эшкуарлары ярдәме белән Конья шәһәренең мәдәният үзәгендә нәшер ителгән. Хезмәт төрек галимнәре теләктәшлеге белән басылган.
Бөгрүделик (Böğrüdelik) — Төркиянең Конья вилаятендә урнашкан татар авылы. Татарлар бу якларга Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда килеп җиткәннәр. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.
Башта авыл Рәшидия дип аталган, Рәшид солтан чорында төзелгәнгә аның исемен биргәннәр. Төрек республикасы төзелгәч, солтанга бәйле атамалар алыштырыла, авылга Böğrüdelik атамасы бирелә.
Böğrüdelik — бәгырь тишеге дигәнне аңлата, böğrü — бәгырь, үзәк дигәнне аңлатучы иске төрки сүз, delik — тишек. Бу атаманы авыл уртасында чишмә акканга биргәннәр. Төркиядә андый исемле тагын 3-4 авыл бар, барсында да чишмә ага.
Бөгрүделик авылында яшәүче Рәхмәтулла Куртаран аңлатмасы
Себер татарларының 1907-1908 елларда Төркиягә һиҗрәт кылуның төп сәбәбе — чукындырудан качу, иманны саклап калу булган. Себер татарларының бу һиҗрәт хәрәкәте 19нчы гасыр ахырында ук башлана, әмма аларга 10 ел буе китәргә виза бирмиләр. Аерым кешеләргә генә бирәләр, әмма авылы белән йөзләгән кешенең күмәк китүенә рөхсәт итмиләр. Русия империясенең чит илләрдә дәрәҗәсе төшәр, мөселманнарның хокуклары бозылу ачылыр дип куркалар. Әмма аерым татарларның эшчәнлеге аркасында, соң булса да, себер татарларына Госманлы иленә китәргә рәсми рөхсәт бирелә. Алар 100 ат йөгендә 500 дән артык кеше 1907 елның ноябрендә беренче кар төшкәч юлга кузгала. Башта атлы чаналарда Омскига, аннан поезд белән Одессага, аннан пароход белән Истанбулга килеп җитәләр, бу 1908 елның гыйнвар-февраль айларында була.
Себер татарларының күпләп Төркиягә һиҗрәт кылуларында якташлары Габдрәшит Ибраһимның да өлеше зур. Ул алдан ук Госманлы падишаһы Габделхәмит Икенче белән килешеп, аларны алып китә. Габдрәшит хәзрәткә ияреп китүчеләр, нигездә, " бохаралы " катламындагы татарлар була. Алар белемле, һөнәрле, бик дини халык, кяфер илендә нәсел калдырмас өчен, иман хакына, авыллары белән кубарылып, җир читенә чыгып китә. Ул арада Төркиядә хакимият алышына, Габделхәмит солтанны сөргенгә сөрәләр. Аның урынына калган Рәшид патша дин хакына туган җирләрен калдырып киткән себер татарларын ярдәменнән ташламый. Ике ел эчендә аларга авыл салып бирәләр, патша хөрмәтенә аңа Рәшидия исемен бирәләр. Бу хәл 1910 елда була.
Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрамова аңлатмасы
— 22 ел дәвамында язылган китап бу, — дип сөйли Рәхмәтулла Куртаран. — Монда әби-бабайларга йөреп җыелган иҗат тупланган. Материалларның күләме 260 биттән артып китә. Аларның бер өлеше генә китапка керде. Алга таба язып алынган җырларны аерым чыгарырмын.
— Монда татарларның Себердән Госманлы империясе җирләренә күчеп утыруның кыенлыклары турында күп язылган. Беренче килүчеләр өчен иң авыры ни булган?
— Беренчедән, алар юлга кышын чыккан. Авылдан Омскига кадәр 240 чакрымны ат җигеп барган. Аннан поездга утырганнар. Одессадан Истанбулга барган параход та ул вакытта әкрен йөзгән. Инде килеп урнашкач, 1920нче елларда чума башланып китә. Ул да авылга үтеп кергән. Көн дә өч-дүрт кеше вафат булган, әмма үлемнәр саны билгеле түгел. Авылда Таһирә исемле табибә ханым була. Ул үләннәрдән дару ясаган. Күрше авыллардан аңа килә торган булганнар. Йогышлы чирне дә шулай күрше көрд авылларыннан китергәннәр.
— Ни өчен авыл нәкъ шушы урында урнашкан?
— 1908 елда Истанбулга килгәннән соң татарларны Коньяга җибәргәннәр. Башта кырымтатар авылларына юллаганнар, әмма анда күнмәгәннәр. 20ләп кешене Акшәһәргә, 30лабын Коньяга җибәргәннәр. Безнең татарлар сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән, аларга үзләренә аерым җир кирәк булган. Менә алар хәзерге авыл җирен ошаткан, чөнки сала уртасыннан чишмә чыккан. Монда алар атларына су эчерткән, җим әзерләгән, үзләре ял иткән. Аннары хакимият татарларга биредә йорт салып биргән. Акшәһәргә җибәрелгән татарлар да кире авылга кайткан.
— Авылдан Себергә кире кайтучылар булганмы?
— Әйе, бу җирләрне яратмыйча китүчеләр булган, ләкин аларның саны 5-10 хуҗалыктан да артмаган. Шулай ук бер өлеше Карс вилаятенә (Әрмәнстан чигендә) киткән, әмма алар белән элемтә юк.
— Китапта тәкъдим ителгән шигырьләр, җырларны бүген хәтерләүчеләр күпме?
— Хәзер бу җырларны яхшы белүчеләр аз, өч-дүрт кеше генә калгандыр. Әле бер ун ел элек кенә аларны җырлаучылар күп иде, ләкин вафат булып беттеләр. Гармун тартучы кеше дә калмады.
— Китапта Бөгрүделиктә булган бик күп гадәтләрне барлап язгансыз. Мәсәлән, егеткә киленне ата-анасы сайлаган булган. Алар кызның гаиләсенә барып, ата-анасыннан ризалык алган. Кыз гадәттә ата-анасы кушканга күнеп, кияүгә чыккан. Шуннан соң туй үткәрү өчен кыз ягына бозау, чәй, ике капчык он бирелгән. Кызга яңа кием һәм бизәнү әйберләре бүләк ителгән. Бу өйләнешү гадәте кайчанга кадәр дәвам итте?
— 1980нче елларга кадәр өйләнешүләр шулай уза иде. Аннары без дөньяга таралып киттек. Хәзер туйлар шәһәрдә ике сәгатьтә уза да бетә. Элек ике көн дәвам иткән иде. Элгәре вакытта без читтән кыз алмадык. Әмма 1980нче еллардан соң яшьләр шәһәргә университетка укырга китте. Алар үз сөйгән кешебезгә өйләнәбез диде. Өстәвенә аңа кадәр татарларның бер өлеше Европага китә башлаган иде. 1998 елга кадәр авылда мәктәп бар иде. Анда 5нче сыйныфка кадәр белем алдылар. Аннары авылда балалар аз калгач мәктәп тә ябылды.
— Европага эшкә китү кайчан башланды?
— Беренче гаилә 1968 елда китте. Татарлар асылда Даниягә төпләнде. Нәтиҗәдә, авылда яшәүчеләрнең өчтән бере Европага күченде дияргә була. Минем исәпләргә караганда, хәзер авыл өчкә бүленгән. Бер өлеше авылда яши, икенче өлеше — Төркия шәһәрләрендә, өченчесе — Европада таралып көн күрә.
— Бөгределиктән чыккан кешеләр арасында катнаш никахлар күпме?
— Чит милләт кешесенә китүче хатын-кызлар күп түгел. Катнаш никахны күбрәк татар егетләре укыта. Алар төрек кызларын ала, ә менә көрд кызларына сирәк өйләнә.
— Бүген авылдан чыгучылар, аларның балалары татарчаны ни кадәр белә?
— 80нче еллардан соң читкә китү белән татарларның балалары телне оныта башлады. Европага беренче китүчеләр телне белә. Анда хәзер өченче нәсел үсеп килә. Алар инде телне белми. Конья шәһәрендә татарлар төрекләште дип әйтмәс идем. Әле авылга кайтып йөриләр, аралашып торалар. Туй яки җеназа булса җыелалар. Туйларда күбрәк татарча сөйләшәбез. Гомумән, Бөгерделиктән чыккан татарларның 5-10 проценты гына татар телен белми.
— Бүген авылда нинди гадәтләр сакланган?
— Милли ризыкларны һаман да пешерәләр. Шәһәрдә үскәннәр дә пәрәмәч, бәлеш ашый. Милли ризыклардан аерылып булмый, аны көрдләр дә яратып ашый. Безне татар итеп шул милли ризык һәм татарча сөйләшү саклый. Бүген дә авылда пәрәмәч, бәлеш, сумса, дөге боткасы, бавырсак пешерәләр. Бәкер дигән бер сөтле ипиебез, нан бар. Эченә ит белән бәрәңге салып чүлбүрәкне әйтергә кирәк. Ул кырымтатарларның чибүрәгенә охшаган. Без аны сөтләп һәм йомыркалап басабыз. Ашлыктан пешерелүче үрә дигән шулпабыз бар.
Гает бәйрәмнәре вакытында бездә балалар өйдән-өйгә кереп йөри. Алар хуҗалыкка керә дә: "Гаетләшеп килдек, бәйрәмләшеп килдек", дип татарча бәйрәм белән котлый. Шуннан соң балаларга шикәр, баллы ризыклар бирәләр. Аннары өлкәннәр Коръән укырга җыела. Бу гадәт безнең авылда гына бар. Беренче вакытта болай дип җырлаганнар:
Гаетләр килде, чикләр килде
Без пешердек бавырсак.
Сезләр анда, безләр монда,
Без нишләрбез сагынсак?
Корбан бәйрәмендә күпчелек сыер суялар. Аннары сыер ите пешерәләр. Шулай ук сарык та, кәҗә дә чалалар.
— Рәхмәтулла әфәнде, сез авылда татар мунчасы төзегән бердәнбер кеше. Сезгә карап башкалар да мунча салып чыгарга теләмәдеме?
— Юк, башкалар татар мунчасы төземәде. Авылга нигез салынгач татарлар өч җирдә мунча салган. Монда каен белән имән агач булмаганга тал яфрагы белән чабына торган булганнар.
— Авылда динне нинди телдә тотасыз? Вәгазьләр дә, дога кылу да төрекчә башкарыламы?
— Авылда 1978 елга кадәр татар имамы булган. Ул вәгазьләрне төрекчә-татарча аралаш сөйләгән. Безнең Әнвәр мулла бар иде. Ул "Кара дәръяның суы ник ачы" дип вәгазь сөйли иде. Хәзерге имам авылга яңа килде, ул татарча белми. Мин аңа бу китапны тапшырдым, кызыксынып укыйм диде. Догага килгәндә, авылда аны төрлечә кылалар: кемдер татарча, кемдер төрекчә йә гарәпчә.
— Авылның киләчәген ничек күрәсез?
— Авылда тормыш нигездә җәйге вакытта гына гөрли. Европадан һәм Төркиядән пенсиядәге кешеләр кайта, алар сентябрьдә суыта башлаганчы биредә яши. Хәзер Бөгрүделик чыгышлылар пенсиягә чыгу белән өй төзи.
70нче елларга кадәр авылда туганнар әле кайтып йөри, менә 75нче еллардан соң туган буын бирегә кайткалап торырмы, юкмы, нигез йортларында ничә кеше яшәр — белмим. Авылның киләчәгенә бәйле сораулар күп.
Форум