Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның бу империячел сугыштан качуын хуплыйбыз". Төркиянең татар авылында сугышка караш


Бөгрүделик татарлары Җәләл Үтмер (с), Рәхмәтулла Куртаран, Әюп Акйөрәк Украинадагы хәлләр турында фикерләшә
Бөгрүделик татарлары Җәләл Үтмер (с), Рәхмәтулла Куртаран, Әюп Акйөрәк Украинадагы хәлләр турында фикерләшә

Төркиядә бер гасыр элек нигез салынган Бөгрүделик авылында яшәүче татарлар Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына карата үз фикерләре белән уртаклашты. Алар татарларның мөһаҗир булып китүен хуплый һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә.

Бөгрүделик (Böğrüdelik) — Төркиянең Конья вилаятендә урнашкан татар авылы. Татарлар бу якларга Себердән 1907 елда чыгып киткән, 1908 елда килеп җиткәннәр. Аларга җир бүлеп бирүдә татар сәясәтчесе, дин әһеле Габдрәшит Ибраһимов ярдәм итә.

Башта авыл Рәшидия дип аталган, Рәшид солтан чорында төзелгәнгә аның исемен биргәннәр. Төрек республикасы төзелгәч, солтанга бәйле атамалар алыштырыла, авылга Böğrüdelik атамасы бирелә.

Böğrüdelik — бәгырь тишеге дигәнне аңлата, böğrü — бәгырь, үзәк дигәнне аңлатучы иске төрки сүз, delik — тишек. Бу атаманы авыл уртасында чишмә акканга биргәннәр. Төркиядә андый исемле тагын 3-4 авыл бар, барсында да чишмә ага.

Бөгрүделик авылында яшәүче Рәхмәтулла Куртаран аңлатмасы

Русиянең Украинага каршы сугышы Төркиянең Конья вилаятендә урнашкан Бөгрүделик авылында да еш телгә алына. Кичен капка төбенә утырырга чыкканда, мәҗлесләр вакытында, намаздан соң мәчет янында үзара сөйләшкәндә авыл халкы еш кына сугыш хакында гапләшә. Аеруча, Русиядән татар кешесе авылга килсә иң элек аннан сугыш михнәте, сугыштан качучылар хакында кызыксыналар. Дөрес, Бөгрүделикнең үзендә яңа мөһаҗир дулкыны вәкилләре юк.

Азатлык хәбәрчесе бер гасыр элек мөһаҗир себер татарлары тарафыннан нигез салынган Бөгрүделик авылыннан репортажларын дәвам итә. Бу юлы без Төркия татарларының Русиянең Украинага каршы сугышына карата фикерен, яңа эмиграция дулкыны хакында сораштык.

Төркиядәге татар авылы | Украинадагы сугыш турында бу татарлар ни уйлый?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:01 0:00

"Русиядәге мөһаҗирлекне хуплыйм"

Гомәр Дүндәр — пенсиягә чыккан элекке укытучы. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын нигездә төрек медиасы аша күзәтә. Моны ул Русиянең империячел сугышы дип атый.

— Әгәр ватан куркыныч астында булса, сугышка китәргә кирәк, — дип үз фикерен аңлата ул. — Инде башка дәүләтләрне басып алыйк дип һөҗүм итсә — моны дөрес дип санамыйм. Әгәр Украина Русиягә каршы сугыш башлап, аның җирләрен тартып алган булса, бу очракта русияләрнең гаскәргә алынуы дөрес булыр иде. Әмма Русия Украинага һөҗүм итте. Бу — империячел сугыш.

Себер татарларының сугышка алынуы аның ачуын чыгара. Дүндәрнең Себердә яшәүче ерак туганнары да бар. Ул алар өчен борчыла, ләкин соңгы елларда алар белән элемтәләр өзелгән. Туганнары сугышка алынганмы, юкмы — белми.

Гомәр Дүндәр
Гомәр Дүндәр

Соңгы ел ярымда сугышка каршы булган русияләр, шул исәптән татарлар чит илләргә китәргә мәҗбүр булды. Бер гасыр элек Бөгрүделиккә нигез салган татарлар да Русия империясенең мөселманнарны кысрыклавы аркасында туган туфракларын калдырып Төркиягә барып төпләнде. Бүген сугыштан качкан татарларны Гомәр Дүндәр хуплый һәм Себердә яшәүче милләттәшләренең авылга килеп яшәвен дә тели.

— Әгәр үзләре теләсә, килсеннәр иде. Русиядә яшәү тагы да кыен. Шулай да, алар анда яшәп күнеккән, теләмәсәләр — берни эшләтеп булмый. Русиядән башка илләргә мөһаҗир булып күчеп китүләрен хуплыйм мин. Русия җитәкчеләре халыкның үзенчә яшәргә теләвен ошатмый. Шуның өчен анда көн күргән халык башка җиргә китеп, үзебезчә яшик ди. Минемчә, алар хаклы, чөнки үзләре инанганча мәдәниятне саклап яшик диләр. Русия кушканча яшәсәләр, алар әсир булачак. Шуңа да мөһаҗир булып китүләре дөрес карар дип уйлыйм, — ди ул.

"Урыс гаскәрендә татарны күрсәк, җаныбыз әрни"

Бөгрүделиктә яшәүче Мөһсин Өнле дә бу сугышта Украинаны яклавын яшерми.

Мөһсин Өнле
Мөһсин Өнле

— Себерләрне дә (Себердә яшәүче татарларны - ред.) Русия гаскәренә алалармы? — дип кызыксына ул сугыш турында сөйләшә башлагач. — Украинага Алла ярдәм бирсен. Эше катлаулы. Шулай да, Русия Украинаны 15-20 көн эчендә басып алыр дип уйлаган идем. Инде бер елдан артык узды. Бернинди үзгәреш юк.

Өнле сугышны төрек телевидениесеннән күзәтеп бара.

— Телевизорга караганда, урыс гаскәрендә татар кешесе булуын күрсәк, безнең каныбыз, җаныбыз яна, эчебез көя, — дип дәвам итә ул. — Татар сугышырга урыс түгел бит. Украина ягында да татарлар бар.

— Татарларны Украинага сугышка җибәрүләре чынмы? — дип сораша Җәләл Үтмер. — Моңа кадәр Путин нәкъ аларны (татар һәм урыс булмаган башка халыкларны) җибәрә дип сөйлиләр иде. Үлсәләр алар үлсен дигән кебек. Урыслар исә Русиядә кала дип беләм.

Җәләл Үтмер
Җәләл Үтмер

"Мөһаҗир татарларга бер авылда яшәргә кирәк"

— Бу сугышның мантыйгы юк, — дип дәвам итә Мәхмәт Ибраһим Дүндәр. — Төрле милләтләрне җәлеп итеп, ике яктан да үлүчеләр күп. Алар арасында мөселманнар да шактый.

Мәхмәт Ибраһим Дүндәр
Мәхмәт Ибраһим Дүндәр

Эмиграцияне начар дип карамаска кирәк ди ул.

— Мин узган елның октябрьләрендә Себергә киттем, — ди Мәхмәт. — Андагы суыкны күрдем. Көндез һава 28 градус суык иде. Төнен — минус 45 булды. Ярый әле, бабаларым монда күчеп киткән дип дога кылдым. Алар анда күнеккән, без — монда. Кулымны кесәдән чыгара алмыйча йөрдем.

Игенче Әюп Акйөрәк сүзләренчә, сугыштан качучы татарлар Бөгрүделик авылына күчеп тора ала. Бу миллилекне сакларга да файдалы булыр иде ди.

Әюп Акйөрәк
Әюп Акйөрәк

— Себер татарлары монда килсен, чөнки бу — мөселман җире, — ди ул. — Без үзебез дә ислам дине хакына монда килдек. Татарлар авылга килсә, милләтен саклый, әгәр шәһәргә китсә, ул үзенең миллилеген югалтачак. Шуңа бер урында яшәргә кирәк. Безнең әби-бабалар бер авылда яшәгәнгә күрә миллилеген югалтмаган. Соңрак шәһәрләргә таралу белән алар җирле халык белән кушыла башлаган. Бу нәселнең юкка чыгуына китергән.

"Тимер пәрдә төшәр дигән курку бар"

Бер гасыр элек Төркиягә килеп төпләнгән себер татарлары читтә нинди авырлыклар белән яшәргә мәҗбүр булуларын һәркемнән дә яхшырак аңлый. Аеруча, ярты гасырга якын дәвам иткән салкын сугыш һәм тимер пәрдә чорында үз ватаннарында яшәүче милләттәшләре белән бернинди элемтә булмауны хәтерлиләр. Бөгрүделик халкы кабат тимер пәрдә төшүеннән курыкмыймы?

Авыл тарихын язучы Рәхмәтулла Куртаран бу хакта еш уйлануын яшерми.

Рәхмәтулла Куртаран
Рәхмәтулла Куртаран

— Хәзер аралашулар бетәрме, юкмы дигән сораулар туа, — ди ул. — Интернет булганда моны ничек эшли алалар? Шулай да курку бар. Русиягә барып кайту өчен виза алу да уйландыра башлады. Элек визасыз кайтып килергә мөмкин иде. Хәзер туганнар белән телефон аша аралашып торабыз. Мин Казан, Уфа татарлары белән сөйләшәм. Әгәр тимер пәрдә булса, безгә кыен булачак. Өйләнгән кешеләр бар. Ул яктан кыз алып һәм кыз биргәннәр бар. Мин тимер пәрдә булмас дип уйлыйм. Кешеләр дөнья күрде. Алар элеккеге кебек социализмнан тышка чыга алмаган кешеләр түгел. Русияләр дә шулай уйлыйдыр дип өметләнәм.

Хәзер Рәхмәтулла Куртаран Төркиядә эшләүче Кеше хокуклары һәм иреген яклау һәм һуманитар ярдәм күрсәтү фонды (IHH) аша сугыштан зыян күргән себер татарларына булышырга теләвен сөйләде.

— Русиядә сугышка алынып үлеп калучылар бар. Аларның балалары ятим калды. Алла бирса, сугыштан ятим калган татарларга барып булышсак, аларга йорт тотсак һәм Төркиядә укытсак дигән фикер бар, — ди ул.

Куртаран Себергә барып шул хакта сөйләшеп кайтарга тели. Төрек оешмасы ике баланы уктып ярдәм күрсәтеп торырга әзер ди ул.

  • Путин режимы Украинага 2022 елның 24 февральдә һөҗүм итте.
  • Cугыштан соң Русиядән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
  • Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG