Төркия уртасында урнашкан себертатар авылы — Бөгрүделиктәге милли тормыш белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Моңа кадәр без җирлекнең тарихы һәм бүгенге көнкүреше, президент сайлавы ничек узганы хакында язган идек. Бу юлы авылда сакланып калган татар аш-суларын барларбыз.
Бөгрүделик өчен татар ашлары — табында утырып ашау гына түгел. Төрекләр арасында яшәүче милләттәшләребез өчен ул — гореф-гадәтләрне дәвам иттерү һәм төрекләшүдән саклану чарасы да.
Бөгрүделик өчен татар ашлары — табында утырып ашау гына түгел. Төрекләр арасында яшәүче милләттәшләребез өчен ул — гореф-гадәтләрне дәвам иттерү һәм төрекләшүдән саклану чарасы да. Юкка гына түгел, һәр хуҗалык ишегалдында мич урнашкан. Бу аларның көнкүрешендә әһәмиятле урын алып тора.
Бөгрүделиктә иң киң таралган татар ризыкларыннан пәрәмәч, бәлеш, бавырсак санала. Авылда кибеттән сатып алынган икмәк белән авыз итү дә — сирәк күренеш. Күпчелеге мичтә иске гадәтләр белән пешерелгән күмәчне үз итә. Азатлык ипи һәм пәрәмәч пешерүчеләр белән сөйләште.
Габдерәхим һәм Хәдичә Аккош гаиләсе — татар күмәче пешерүне кече бизнес итеп оештыра алучылардан. Бөгрүделиктә ипине "нан" дип атыйлар. Күп кенә төрки халыкларда ул шулай йөртелә. Аны махсус мичтә пешерәләр. Мичнең эче — таштан, тышы балчыкка салам кушып ясалган. Авылда яшәүчеләрнең күпчелегендә хуҗалык ишегалдында мондый миче бар. Әмма һәркем аны көн дә кулланмый. Күбрәк бәйрәм вакытларында ягып ипи, камыр ризыклары пешерәләр. Аккош гаиләсе өчен көндәлек мәшәкать дияргә була.
Татарстанда бу гадәт инде сакланмаган дигән җавап ишеткәч бераз аптырап карап ала
Азатлык хәбәрчесе килгәндә Хәдичә ханым һәм ире Габдерәхим мич ягу белән мәшгуль иде. Хәдичә ханым битлек кигәндәй йөзен яулык белән каплап эшли, чөнки озак вакыт төтен эчендә эшләргә туры килә. Бөгрүделик авылы тирәсендә агач үсмәү һәм утын кыйммәт булу сәбәпле мичне салам һәм сарык тиресе белән ягалар. Мич кайнар булсын өчен аңа туктаусыз ул тиресне атып торырга кирәк. Саламлы тиресне исә авылда сарык асраучылардан алалар. Сыер тиресеннән аермалы, бәрән тиресе яхшырак яна һәм икмәк тә тәмлерәк пешә дип сөйлиләр.
— Бер сәгать ягабыз шулай, — ди Хәдичә ханым мичкә саламлы тирес аткан мәлдә һәм үзе дә сорашуга керешә. — Татарстанда да шулай нан пешерәләрме?
Татарстанда бу гадәт инде сакланмаган дигән җавап ишеткәч бераз аптырап карап ала.
Тауарлардан бушаган яки кибеттә кирәге калмаган кәгазь тартмаларны да мичкә аталар. Кайвакыт корыган абрикос агачларын ягабыз диләр. Гомумән, нәрсә яна, шул мичкә китеп бара монда.
— Мич әзер булганнан соң нанны 1 сәгать 20 минут пешерәбез. Шуннан соң кешеләр килеп сатып ала, — дип дәвам итә ул.
Бодай оны, су, тоз, чүпрәне камыр басучы машинага салам. Бер сәгатьтән камыр әзер була.
Хәдичә ханым ипи пешерү эше белән якыннанрак таныштыра. Ике көнгә бер алар икешәр тапкыр мич яга.
— Иртән камыр басабыз, — ди ул. — Бодай оны, су, тоз, чүпрәне (авылда аны майа яки ачыткы дип әйтәләр) камыр басучы машинага салам. Бер сәгатьтән камыр әзер була.
Мич әзер булуга махсус савытларга салынган камырны мичкә аталар.
— Тиз-тиз тыгарга кирәк, — дип Габдерәхим ике метрлы тоткалы махсус көрәк тоткан хатынын ашыктырып тора. Хәдичә ханым җәһәт кенә мич эченә ипиләрне салып бара.
Нәтиҗәдә бер икмәк сыймый калды. Хәдичә ханым Азатлык хәбәрчесен орышырга тотынды. "Аллаһым, йә Раббым, синең аркада сыймады" дип сүгәргә кереште. Авылда икмәк пешергәндә чит кеше булса күз тия дигән ышану бар дип сөйләде ул.
Авылда икмәк пешергәндә чит кеше булса күз тия дигән ышану бар
Аккош гаиләсе гадәттә ике көнгә бер ипи пешерә. Көненә ике тапкыр мич ягалар. Җәмгысе 54 нан пешерәләр. Бер ипи 30 лира (105 сум) тора. Бу — 1 620 лира, яки 5 584 сум дигән сүз.
Бодайны авылдан фермерлардан сатып алалар. Аннан күрше авылга барып тегермәндә тарталар. Бөгрүделиктә инде тегермән тотучы калмаган.
Бүген авылда күмәч пешерүдән бизнес ясаган өч гаилә бар. Җәен сату — яхшы, кышын авылда халык азайганга сатып алучылар кими. Икмәк шактый зур булып пешә. Ул бер гаиләгә якынча ике көнгә җитә. Моннан тыш, татар ипиен күрше авыллар да яратып ала икән. Аеруча көрдләр килеп берьюлы берничә күмәч алып китәләр дип сөйлиләр. Шулай ук ерак булмаган кафе-рестораннар да сатып ала башлаган.
Бер ипи 30 лира (105 сум) тора
61 яшьлек Хәдичә белән 59 яшьлек Габдерәхим Аккошлар инде 38 ел бергә гомер итә. "Ул мине үзе тапты", дип сөйләргә тотынды Хәдичә ханым мәхәббәт тарихын. Әмма Хәдичә ханым кияүгә чыкканчы үзенең иренә "Мин сине яратам!" дип әйтмәгәнен сөйли. "Ояла идем", дип искә ала ул.
Бөгрүделиктә яшәүчеләрнең күпчелегеннән аермалы, алар ел әйләнәсе авылда гына яши. Шәһәрне яратмыйлар да, читтә яшәргә фатирлары да юк. Ипи пешереп алар ашлы да, гореф-гадәтләрне дәвам итүче дә булып санала.
Икенче гаиләгә күчәбез. Монда 61 яшьлек Сөхәйлә Куртаран туганы Шәмселхәят Түндәр белән татар пәрәмәче әзерләү белән мәшгуль. Монда аны себерчә "пәрәмәц" дип йөртәләр.
— Безгә моны инәләребез, нәнәләребез өйрәтеп калдырган, — дип камыр баса Сөхәйлә ханым. — Пәрәмәцне кунак, балалар килсә пешерәбез.
Камырны түгәрәкләп кискәннән соң, эченә ит сала һәм чемчеп-чемчеп авызын бөгә.
— Без Төркиядә яшәүче татарлар гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, татар ашларыбызны саклыйбыз, татарча гәпләшәбез. Безгә нәнәләребез, дәдәләребез өйрәткәнне балаларга да өйрәтәбез. Минем балалар да бу ризыкларны пешерә. Бу татарлыгыбыз бетмәсен өчен кирәк. Төркиядә татар ашлары безне татар итеп саклый, — дип дәвам итә ул.
Өйдә әйбәт пешми ул. Тышта гына яхшы чыга. Бу бик туклыклы ризык.
Аның сүзләренчә, Бөгрүделик авылында иң киң таралган татар ризыкларыннан пәрәмәч, бавырсак, бәлеш, үрә бар ди.
Пәрәмәч пешерүдә Сөхәйлә ханым камыр һәм ит өчен җавап бирсә, табада кыздыру эше — Шәмселхәят ханымда. Бөгрүделиктә пәрәмәчне өйдә пешермиләр. Ишегалдында күпләрнең казанлык җирләре бар.
— Аның көчле утта пешүе кирәк, — ди Шәмселхәят ханым. — Өйдә әйбәт пешми ул. Тышта гына яхшы чыга. Бу бик туклыклы ризык.
Менә, табаның мае кызды, табага пәрәмәчләрне сала башлады. Пәрәмәчнең бер ягы 2 минут пешә, ягъни 4-5 минутта пәрәмәч әзер дә була.
Кызарса, пешкән булып санала. Әмма май бик нык кызса, пәрәмәч көя башлый. Аннан соң майны алыштырырга кирәк булачак.
— Кызарса, пешкән булып санала. Әмма май бик нык кызса, пәрәмәч көя башлый. Аннан соң майны алыштырырга кирәк булачак, — дип өсти ул.
Шәмселхәят Түндәргә инде 70 яшь. Себер якларын да, Казанны да беркайчан күрмәгән. Хыялы — гомерендә бер тапкыр булса да, шул туфракларга аяк басып карау иде ди ул. Ул ире белән ике бала үстергән, алты оныгы бар.
— Элек бар да әйбәт иде. Хәзер бар да әзер. Элек өйдә су юк иде. Чишмәгә барып ташый идек, — ди ул үткәннәрне искә алып.
Пәрәмәч пешеп табынга чыкканда гаилә хуҗасы, Сөхәйлә ханымның ире Рәхмәтулла Куртаран өйгә керде. Ул авылның тарихын язучы буларак Бөгрүделиктә татар аш-суының тарихын һәм теориясен яхшырак белә.
— Корыһөек авылында (Искешәһәр янындагы татар авылы) моңа "ачык авыз" дип әйтәләр. Алар күп майда пешергәнгә пәрәмәчләре калын килеп чыга. Безнекендә май азрак, димәк, пәрәмәче дә нечкәрәк. Алар безнеке тәмлерәк дип әйтә. Ә без — аларныкы яхшырак дибез. Бер-беребезне мактап исерәбез.
Корыһөек авылында моңа "ачык авыз" дип әйтәләр
Милли ризыкларыбызны ашамасак, сагына башлыйбыз. Шуңа атнага бер булса да пешерергә тырышабыз. Аеруча, кунак килсә, пәрәмәч әзерлибез. Төркиянең башка татар авыллары — Корыһөек, Әфәнде күпере, Кутаһья һәм Маниса якларындагы авылларда мәдәниятебез, ашларыбыз бер безнең, — диде ул пәрәмәч белән авыз итәр алдыннан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум