Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага "гаскәрне кимсетү" өчен штраф салынган


Рәүфә Рәхимова
Рәүфә Рәхимова

Адвокатлар һәм Рәүфә Рәхимова әлеге карарны "сәяси заказ" дип саный һәм аны шикаять итәргә җыена.

4 октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Пруфы" басмасын гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимованы Русия гаскәрне кимсетүдә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф салган. Бу хакта "Пруфы" редакциясе хәбәр итә.

Адвокатлар Сергей Макаренко һәм Илнур Сәлимҗанов әлеге карарны шикаять итәргә җыена. Алар фикеренчә, моның нигезендә сәяси сәбәпләр ята, чөнки Рәхимова "махсус хәрби операция" башланганнан бирле "фронтта Русия сугышчыларына, ДНР һәм ЛНРдан килгән качакларга, Курски өлкәсендә Украина гамәлләреннән зыян күргән кешеләргә ярдәм итте", ул армияне дискредитацияли алмый.

Моннан тыш, Мәскәүдә бәйсез экспертиза уздырыла, ул Рәхимова сүзләрендә Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү тапмаган.

"Башинформ" дәүләт агентлыгы язуынча, Рәүфә Рәхимованың социаль челтәрләрдәге кайбер постларын анализлап, хокук саклау оешмалары вәкилләре "Пруфы" хуҗасы "махсус хәрби операциягә карата тискәре караш формалаштыра" һәм республика кешеләрен сугышка барудан баш тартырга чакыра дигән нәтиҗәгә килгән.

Рәүфә Рәхимова әлеге хәлне аңа карата "сәяси заказ" дип атады.

"Телефон хокукы беркая да китмәде. Мондый карарлар артында конкрет кешеләрнең конкрет мөрәҗәгатьләре ятканын барыбыз да белә. Минем постларда бернинди дә дискредитация юк дип саныйм. Һәм профессионал белгечләр дә шулай саный. Беләсезме, илне чынлап та нәрсә дискредитацияли? Шушы мәхкәмә карары. Ватанны без ничек кенә яратсак та, аңа никадәр тугры булсак та, аның үсешендә никадәр генә ярдәм итсәк тә, кайчак бер түрәнең мәнфәгатьләре Русия мәнфәгатьләреннән мөһимрәк булып чыга", дип язды ул.

Әлеге эш нигезендә беренче утырыш 18 сентябрьдә булырга тиеш иде. Рәхимова чит илдә булу сәбәпле, утырыш күчерелде. Медиаменеджер бүген дә юк иде. Адвокатлар утырышны ансыз гына карауны сораган.

"Башинформ" язуынча, Рәүфә Рәхимованың Төркиядә яшәү рөхсәте бар, ул әлеге вакытта шунда.

  • "Пруфы" басмасын бер ел элек вафат булган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның туганнан туган сеңлесе Рәүфә Рәхимова оештырды.
  • Элегрәк ул "Про Уфу" дип атала иде, 2021 елның апрелендә генә "Пруфы"га үзгәрттеләр. Басма Башкортстандагы иң популяр бәйсез басмаларның берсе булып санала һәм үзендә чыккан язмалар өчен берничә тапкыр республика хакимиятләре басымына дучар булды.
  • 2018 елда Башкортстанның элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитовның хатыны Гөлшат Хәмитова үзенең намусы һәм абруен яклап басманы мәхкәмәгә биргән иде.
  • 2019 елда "Про Уфу" журналистлары редакциягә Башкортстан хакимияте тарафыннан сәяси басым бара дип белдерде. Республиканың министрлыклары һәм кайбер оешмаларында сайтка керү томалана, сайтның үзенә вакыт-вакыт "көчле DDOS-һөҗүм" ясала диелде.
  • 2020 елда "Про Уфу" медиасы хуҗасына, редакциягә һәм аның аерым журналистларына каршы Башкортстан түрәләре берничә шикаять бирде. Аерым алганда, Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин, "Башинформ" мөдирләр шурасының элекке рәисе Ростислав Морзагулов, Русия президенты каршында Башкортстан вәкиллеге хезмәткәре Азат Казакбаев "Про Уфу"да чыккан материаллардан соң үзләренең намусын һәм абруен яклау турында шикаятьләр юллады.
  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG