Якшәмбе көнне Молдовада президент сайлыйлар. Сайлау бүлекчәләре сәгать иртәнге җидедә үк ачылды.
Президент сайлау белән бергә Молдованың Европа берлегенә керүе турында референдум да уза. Моның өчен ил Конституциясенә үзгәрешләр кертелергә тиеш.
Президент вазифасына 11 намзәт, шул исәптән хәзерге ил башлыгы Майя Санду да дәгъва итә. Ул илнең Көнбатышны хуплау юнәлешендә баруын, аның Европа берлегенә керүен хуплый.
Икенче турга илнең элеккеге баш прокуроры Александр Стояногло чыгарга мөмкин дип фаразлана. Аңа оппозициядәге Социалистик партия яклау белдерә. Фирканең лидеры, Молдованың элекке президенты Игорь Додон сайлауда катнашмады, ләкин тарафдарларын Стояноглога тавыш бирергә өндәде. Ләкин социалистлар башка бер генә партияне дә үз намзәтен якларга күндерә алмады.
Додон кебек үк, Стояноглога да җинаять эше ачылган, кайбер эшкә бәйле тикшерү бара, ә кайберләре инде мәхкәмәдә. Элекке президент коррупциядә һәм хыянәттә, элекке прокурор коррупциядә һәм вәкаләтләрне явызларча куллануда гаепләнә. Алар икесе дә җинаять эшләренең сәясиләшкән булуын һәм президент Сандуның шәхси күрсәтмәсе нигезендә ачылуларын әйтә. Үз чиратында Санду моны кире кага.
"Безнең партия" үзәк фиркасеннән сайлауда Бельцы шәһәренең элекке мэры Ренато Усатый катнаша. Ул инде 2020 елда президентлыкка дәгъва кылган иде. Ул вакытта Санду һәм Додоннан соң өченче урынны казанды.
Сораштырулар күрсәткәнчә, Санду, Стояногло һәм Усатыйдан башкаларның икенче турга узулары икеле.
Молдова хакимияте, шулай ук берничә Көнбатыш иле, шул исәптән АКШ Русиянең сайлау кампаниясенә тыкшынуы турында әйтеп килде. Аерым алганда Молдовадан читтә яшәүче, читтән торып хөкем ителгән бизнесмен Илон Шорның Русия мәнфәгатьләрен алга сөрүе әйтелә. Күптән түгел ул Русия ватандашлыгын алды. Сүз аның Русия яклы белдерүләр таратуы, шулай ук сайлаучыларга ришвәт бирүе турында да барды. Молдова хакимияте шулай ук Русия яклы көчләр сайлаудан соң тәртипсезлекләр оештырыр дип тә борчыла.
Молдовадан читтә сайлау бүлекләре дөньяның 37 илендә ачылган. Аларның икесе Русиядә һәм икесе дә Мәскәүдәге Молдова илчелегендә урнашкан. Азатлык радиосының Молдова хезмәте хәбәр итүенчә, иртә белән анда Русиядә яшәүче молдованнардан чират тезелгән. Русия хакимияте Русиядә күбрәк сайлау бүлекләре ачмаган өчен Кишиневны тәнкыйтькә тотты. Кишиневта белдерүләренчә, хәзерге хакимияткә каршы тавыш бирүчеләр санын ихтимал арттыру өчен Мәскәү сайлау бүлекләренә Русиядә яшәүче молдованнарны оешкан төстә алып килеп сайлатуны күздә тоткан.
Иң күп сайлау бүлекләре Италиядә ачылган - барлыгы 60, Германиядә - 26, Франциядә - 20, Британиядә - 17. АКШ һәм Романиядә барлыгы 16 сайлау бүлеге, Украинада ике.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум