Дагыстан мөфтие шәех Ахмад Абдулаев Урыс православ чиркәве башлыгы, патриарх Кириллдан мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсендә мөселманнарны хуплауны сораган. Бу хакта Дагыстан мөфтияте хәбәр итә.
Мөфти фикеренчә, Русиядә яулыктан йөрүне дә күзаллаган уртак мәктәп формасын кертергә кирәк. Бу социаль буллинг мәсьәләсен хәл итәргә һәм дини кешеләрнең традицион кыйммәтләрен сакларга ярдәм итәчәк.
Урыс православ чиркәве башлыгы Дагыстан мөфтие тәкъдиме белән килешкән диелә.
Моннан тыш, Русия Дәүләт думасының Чечнядан сайланган депутаты Адам Делимханов Владимир өлкәсендә кабул ителгән фәрманны бетерергә теләүләрен әйткән. Чечен депутатлары Владимир өлкәсеннән сайланган депутат Игорь Игошин белән фикер алышкан. Моны ул Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кушуы белән эшләгәнен белдергән.
Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән — хиҗап һәм никабтан йөрү тыелды. Әлеге фәрманны өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы кабул итте.
Моңа кадәр Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты. Алар дәүләт оешмаларыннан Владимир өлкәсенең Мәгариф министрлыгы кабул иткән карарга хокукый бәя бирүне сорады.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да хиҗапны тыюга каршы фикер белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум