Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясе Одесса, Киев һәм Харьковка дроннар белән һөҗүм иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Һөҗүм нәтиҗәсендә торак йортларга зыян килгән.

10 ноябрьгә каршы төндә Русия хәрбиләре Одесса өлкәсенә һөҗүм иткән.

Украина гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, ике кеше яраланган.

Одесса өлкәсе хәрби идарәсе башлыгы Олег Кипер белдерүенчә, нәтиҗәдә торак йортлар, гаражлар, машиналар зыян күргән. Кайбер урыннарда янгын чыккан.

Шулай ук һава һөҗүменнән саклану системнары Киев күгендә дистәдән артык дронны бәреп төшергән. Анда ике тапкыр һава кисәтүе эшләгән.

Шимбә кич Харьковка ракетлар һәм "Гром-Е1" авиабомбалары һөҗүм иткән иде. Аларның кыйпылчыклары торак йортка зыян салган. Өлкә прокуратурасында белдерүләренчә, сугыш тәртипләре һәм кануннарын бозу турында җинаять эше ачылган.

  • Русия Украинаны көн саен утка тота. Русия саклану министрлыгы бары тик хәрби корылмаларга гына һөҗүм итүен әйтә. Мәскәү, кагыйдә буларак, тыныч халык корбаннары һәм гражданнар инфраструктурасының җимерелүе турында аңлатма бирми.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG