Accessibility links

Абхазия президенты Аслан Бжания вазифасыннан китәргә әзер булуын әйтте


Аслан Бжания
Аслан Бжания

Моның өчен иң элек оппозиция хөкүмәт биналарын бушатырга тиеш.

Үз-үзен мөстәкыйль дип игълан иткән Абхазия президенты Аслан Бжания, протестчылар хөкүмәт биналарын бушаткач, үз вазифасыннан китәргә әзер булуын белдерде. Бу хакта ул Тамыш авылында җирле халык белән очрашуда әйтте.

Яңа сайлаулар уздырылган очракта Бжания үз намзәтен кабат чыгарачагын да искәртте.

15 ноябрь көнне Абхазиянең Русия белән инвестицион килешүгә каршы чыккан протест белдерүчеләр парламент коймасын җимереп аның биләмәләренә үтеп керде. Кичкә таба алар президент идарәсе урнашкан бинага һөҗүм итә башлады.

Койманы җимереп парламент бинасы янына үтеп кергәннән соң протестчылар белән куәт оешмасы вәкилләре арасында бәрелешләр башланды. Демонстрантлар полиция хезмәткәрләренә йомыркалар һәм шешәләр атты.

Көч структуралары протестчыларга каршы күз яше чыгара торган газ һәм төтен шашкалары кулланган дигән хәбәрләр булды.

Сәяси кризисны хәл итү өчен координацион шура төзелде. Аңа кергән оппозиция вәкилләре Абхазия президентын, вице-президентны һәм премьер-министрны вазифаларыннан китүне таләп итте. Алар сайлауларга кадәр парламент рәисе Лаша Ашубаны президент вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә тәкъдим итте.

Быелның октябрь ахырында Сухум белән Мәскәү арасында инвестицион килешү төзелде. Әлеге проект нигезендә, Русия ширкәтләре танылмаган республикада үз инвестицион проектларын гамәлгә ашыра ала. Документ үз көченә керсен өчен ратификация узарга тиеш. Абхазия парламенты бу мәсьәләне 15 ноябрьдә карарга тиеш иде. Протестлар башланганнан соң ратификация мәсьәләсе көн тәртибеннән төшеп калды.

1993 елда Абхазия берьяклы гына үзенең Грузиядән бәйсезлеген игълан итте. Ул вакытта Абхазиянең бәйсезлеген Грузия дә, башка илләр дә танымады. 2008 елда Русия һәм Грузия арасында кораллы низагтан соң Русия, Венесуэла, Науру, Никарагуа һәм Сүрия Абхазиянең бәйсезлеген таныды.

Грузия сепаратист Абхазия белән Көньяк Осетия Русия тарафыннан оккупацияләнгән территорияләр дип саный һәм илнең бөтенлеген бозуда гаепли.

БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясенә күрә, Абхазия Грузиянең бер өлеше булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG